Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ДИМИТРОВГРАДТА САБАН БӘЙРӘМЕ

Үткән шимбәдә Аксубай районы делегациясе традицион Димитровград Сабантуенда катнашты. Делегацияне район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде. Делегация составында чара өчен җаваплы оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, артистлар һәм спортчылар бар иде. Сабантуй мәйданы шәһәрнең иң матур почмагында колач җәйде. Монда сәүдә, татар милли уеннары һәм спорт ярышлары оештырылды. Мөхтәрәм кунакларның катнашуы бәйрәмгә...

Үткән шимбәдә Аксубай районы делегациясе традицион Димитровград Сабантуенда катнашты.


Делегацияне район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде. Делегация составында чара өчен җаваплы оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, артистлар һәм спортчылар бар иде.
Сабантуй мәйданы шәһәрнең иң матур почмагында колач җәйде. Монда сәүдә, татар милли уеннары һәм спорт ярышлары оештырылды.
Мөхтәрәм кунакларның катнашуы бәйрәмгә мөһимлек өстәде. Чөнки Татарстанны «Идел- Вятка төбәге автомобиль юллары Федераль идарәсе" ФГУ начальнигы Мөхәммәт Гатиятуллин һәм район башлыгы тәкъдим итте. Шәһәр, Ульян өлкәсе җитәкчеләре, депутатлар һәм татар диаспорасы вәкилләре дә бар иде.
Бәйрәмне Димитровград шәһәре хакимият башлыгы Александр Комаров ачты. Ул шәһәр кешеләренең көтеп алган һәм яраткан бәйрәменә әверелгән Сабантуйның мөһимлегенә тукталды. Шулай ук ничә ел рәттән Димитровград Сабантуенда катнашкан, аны тагын да эчтәлеклерәк итеп үткәрүгә үзләреннән зур өлеш керткән аксубайлыларга һәм шәхсән Камил Гилмановка рәхмәт белдерде.
Мөхәммәт Гатиятуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның димитровградлыларга Сабантуй бәйрәме уңаеннан котлап юллаган хатын укыды.
Димитровградлылар сәхнәгә чыгыш ясарга күтәрелгән Камил Гилмановны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Ул аксубайлыларның һәм Димитровград халкының дустанә мөнәсәбәтен билгеләп үтте. Бәйрәмдә очрашу елларында ике төбәк арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә тәҗрибә алмашу бара, предприятиеләр арасында эшлекле килешүләр төзелә. Камил Камалович шулай ук Димитровградта милләтара дуслыкны, милли мәдәниятны һәм татарларның көнкүрешен саклап калуны да ассызыклады.
Камил Гилманов котлау чыгышыннан соң ике төбәк дуслыгы, ихтирам һәм хөрмәт йөзеннән Сабантуй мәйданы хуҗаларына бүләкләр тапшырды. Аларга милли түбәтәйләр бүләк итте. Александр Комаровка, шәһәр мәчете имам мөхтәсибе Фәнис хәзрәткә, татар гимназиясе директоры Мөнирә Джумаевага кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Ульян өлкәсенең законнар чыгару җыены депутатлары, төрле рангтагы җитәкчеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре һ.б. затлар барысын да бәйрәм белән котлап, аксубайлылар адресына рәхмәт сүзләре әйттеләр.
Рәсми өлештән соң мәйданда күңел ачулар башланды. Төп сәхнәдә беренчеләрдән булып безнең үзешчән артистлар, ДШИ укучылары, мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Аксубайлыларның һәр чыгышын шәһәр халкы алкышларга күмде, аларның күпчелеге яратып өлгергән Татарстан артистлары чыгышын тыңлар өчен махсус киләләр.
Шул ук вакытта спорт ярышлары: гер күтәрү, капчык киеп йөгерү һ.б. уеннар колач җәйде. Милли көрәш бәйрәмнең төп өлешен тәшкил итте. Анда Ульян өлкәсе, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән көрәшчеләр бил алышты. Монда да безнең көрәшчеләр иң көчлеләр булдылар.
Кайбер авырлык категориясендә безнекеләргә тиңнәр булмады. Ярышлар тәмамлангач аларның уңышлары төп сәхнәдән игълан ителде. Шулай итеп, 30 килограммга кадәрле авырлык үлчәмендә Рәфис Бикушев икенче урынны яулады. 40 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Михаил Егоров өченче булды. 50 килограммга кадәр категориядә Рәмис Бикушев-беренче, Илшат Җәлалетдинов өченче булды. 50 килограммнан югары авырлык үлчәмендә Дмитрий Крюков өченче урынны алды. Бертуган Илсур һәм Илнур Сафиннар үз категорияләрендә беренче һәм икенче урыннарны яуладылар. Аларның берсе Сабантуйның абсолют батыры исемен яулау өчен 160 килограммлы көрәшче белән бил алышырга чыкты, хәтта. Гер күтәрүчеләр дә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Әлеге төр көч сынашуда Рәис Бикушев-беренче, Валерий Сулбаев өченче булды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Район исеменнән бирелгән бүләкләрне Камил Гилманов тапшырды.
Бәйрәм рәсми төстә тәмамаланганнан соң да халык таралырга ашыкмады, күңел ачулар дәвам итте. Безнең район бу юлы да бәйрәмне оештыруда активлык күрсәткән өчен яхшы яктан билгеләп үтелде. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, халыкның ялын оештыру һәм туклануны тәэмин итүдә "ВАМИН-Аксу", "Аксу Агро", май заводы үзләреннән зур өлеш керттеләр. Сәүдәне "Шатлык" кибете, "Производство Предприятиесе" ООО һәм "Золотой рог" кафесы оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев