Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Димитровград җирендә

Безнең район Димитровград шәһәрендә үткән Сабантуйда катнашты. Димитровград халкы белән безнең район вәкилләренең очрашуы матур традициягә әверелде. Аксубайлылар быел Димитровград милли Сабантуенда унберенче тапкыр катнаштылар. Делегацияне район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде. Делегация составына оешма һәм предприятиеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, район спортчылары, артистлар керде. Димитровград Сабантуе мәйданында иртәдән үк музыка...

Безнең район Димитровград шәһәрендә үткән Сабантуйда катнашты.


Димитровград халкы белән безнең район вәкилләренең очрашуы матур традициягә әверелде. Аксубайлылар быел Димитровград милли Сабантуенда унберенче тапкыр катнаштылар.

Делегацияне район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде. Делегация составына оешма һәм предприятиеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, район спортчылары, артистлар керде. Димитровград Сабантуе мәйданында иртәдән үк музыка яңгырап торды. Чараны оештыручылар безнең делегацияне кунакчыл каршы алдылар.

Бәйрәмдә шәһәр, Ульян өлкәсе җитәкчеләре, депутатлар, татар диаспоры вәкилләре катнашты. Бәйрәмне Димитровград хакимияте башлыгы Николай Горшенин ачты. Ул сабан бәйрәменең мөһимлеген билгеләп үтте.

Аксубайлыларны һәм шәхсән Камил Гилмановны күп еллардан бирле бәйрәмне тагын да матуррак һәм кызыклырак итеп оештыруда ярдәм иткәннәре, Сабантуйда катнашып килүләре өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр халкы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның димитровградлыларны Сабантуй белән котлавын укыган Аксубай районы башлыгы чыгышын көчле алкышлар белән кабул итте. Ул үзенең чыгышында аксубайлылар һәм димитровградлыларның үзара җылы мөнәсәбәтенә басым ясады.

-Күпеллык хезмәттәшлегебез нәтиҗәсендә безнең районнар арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты, - диде Камил Гилманов, - мәдәни һәм мәгариф өлкәсендә үзара тәҗрибә уртаклашабыз.

Шулай ук Камил Камалович милләтара дуслыкны һәм Димитровград татарларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклап яшәүләрен ассызыклады. Ике төбәк арасындагы дуслык хөрмәтенә ул Сабантуй хуҗаларына бүләкләр тапшырды.
Ульян өлкәсе депутатлары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре, җәмгыяви оешма вәкилләре һәм эшмәкәрләре халыкны бәйрәм белән тәбрик иттте һәм аксубайлыларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамлангач, мәйданда күңел ачулар, спортчылар һәм мәдәният хезмәткәрләренең чыгышлары башланды.

Сабантуйның иң матур мизгеле, әлбәттә, милли көрәш булды. Көрәштә Ульян, Самара өлкәсе, Татарстан һәм Россиянең башка регионнарыннан килгән батырлар бил алышты. Безнең көрәшчеләр кайбер авырлык буенча көндәшләренә бер шанс та калдырмадылар. 40 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында, мәсәлән, 3 призлы урынны да безнең егетләр - Исмәйгыль Мифтахов, Айнур Тухватуллин һәм Илназ Гомәров. 55 килоргамм авырлыктагы спортчылар арасында Илнар Гельметдинов өченче булды. 50 килограммлы авырлык үлчәвендә икенче һәм өченче урынны Илсаф Сәйфуллин һәм Рәҗәп Мифтахов уялады. 90 килограмм авырлыктагылар арасында беренче урынны Илсур, ә өченчене - Илнур Сафиннар алды. Илсур абсолют батыр булу өчен дә көрәште, әмма бераз сынатты. Райондашыбыз Рәис Бикушев гер күтәрү ярышында абсолют җиңүче булды.

Бәйрәм рәсми рәвештә ябылганнан соң да, мәйданда халык таралырга ашыкмады, шәһәр халкы онтытылмаслык матур Сабантуй үткәргәннәре өчен аксубайлыларга кат-кат рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев