Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дәгъва белдерүләргә юл куймас өчен

Суны сакчыл һәм тиешле максатларда куллану турында су сибү сезонында газетабызды күп язылды. Кемнең күпме түләргә тиеш булуы һәм хисап приборларын урнаштыру нигә кирәк икәнлеген аңлаттык. Көз җитсә дә, редакциягә шалтыратып зарланучылар шактый. Шалтыратучылар үзләренә суга түләү хисабына сентябрь ае өчен дә су сипкән өчен аерым сумма өстәлгән булуын әйтәләр,...

Суны сакчыл һәм тиешле максатларда куллану турында су сибү сезонында газетабызды күп язылды. Кемнең күпме түләргә тиеш булуы һәм хисап приборларын урнаштыру нигә кирәк икәнлеген аңлаттык.


Көз җитсә дә, редакциягә шалтыратып зарланучылар шактый. Шалтыратучылар үзләренә суга түләү хисабына сентябрь ае өчен дә су сипкән өчен аерым сумма өстәлгән булуын әйтәләр, ә бит уйлап карасаң, сугару сезоны июль аенда ук тәмамланды. Торак-коммуналь хуҗалыкның кешеләрне мыскыл итүе кайчан да булса тукталырмы икән, - диләр алар.

Боларның барысын да ачыклау һәм кемнең нәрсәдән файда күрүен белү өчен без торак-коммуналь хуҗалыкка бардык.
-Бу бернинди тәртип бозу яисә торак-коммуналь хуҗалыкның кешеләр хисабына баерга уйлавы түгел, ә республика Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2012 елның 21 августында чыгарган 131/0 номерлы карарына бәйле. - Әләге карар нигезендә барлык коммуналь хезмәтләргә дә сугару өчен түләүне 5 ай - майдан алып сентябрьгә чаклы алырга кушылган, - дип аңлатты безгә торак-коммуналь хуҗалык МПП юристы. - Әлеге кешеләрдән нигә соң акчаларыгызны экономияләү максатларыннан салкын суга хисап приборы куйдырмыйсыз, дип сорыйсы килә. Әлеге приборны урнаштыручылар безгә мондый сораулар белән мөрәҗәгать итмиләр бит, чөнки хисап приборы ярдәмендә аларның су өчен түләү күләме берничә тапкырга кимеде.

Бүгенге көндә Аксубайда шәхси йортта яшәүче 2038 абоненттан хисап приборы урнаштырылмаган 485 йорт кына калды. Әлбәттә, кайбер абонентларга бу эшне башкару авыр булырга мөмкин, чөнки ялгыз яшәүче карт кешеләр дә бар бит. Алар әлеге җиһазны ничек куйсын? (Хәзер исә хисаплау приборларын кую белән шәхси эшмәкәрләр шөгыльләнә, безнең исә бу эшне башкарыр өчен лицензиябез юк. Тарифларга килгәндә исә, юрист аңлатуынча, хәзер торак-коммуналь хуҗалыклар тарифларны үзләре билгеләү хокукына ия түгел, моны хакимият органнары да эшли алмый. Тарифларны республиканың тарифлар буенча комитеты билгели, алар барлык хисапларны ясап, аларны нигезле дип тапсалар, тиешле карар кабул итәләр. Суга тарифлар инде ел ярым буе үзгәрмәде. Сүз уңаеннан салкын су өчен иң түбән тариф Аксубайда 1 куб суга бәя - 16 сум 33 тиен.

-Халыкны су белән тәэмин итү эше предприятиегә бернинди дә табыш бирми, чөнки тәүлек буе эшләп торучы насослар электр счетчикларында шундый зур күрсәткечләр саныйлар, шул рәвешле электр энергиясенә түләү һәм эшчеләргә хезмәт хакы бирү өчен тотылган чыгымнарга судан җыелган барлык акча кереп бетә, - дип аңлатты Владимир Черников. - Ә суга бәяләр арту 2015 елда көтелә, якынча 12% яисә 2 сумга.

Хисаплау приборларын куйдыручылар үз эшләрен җиңеләйткәннәр, монда килеп счетчик күпме санаганны әйтәсең һәм түлисең. Ә норматив буенча түләүчеләргә без йортта теркәлгән һәр кеше, бакчаны сугару, мунча, машина, сыер һәм башкалар өчен өстәмә сумма саныйбыз. Абонентларга тагы бер кат мөрәҗәгать итәбез: салкын суны хисаплау җиһазы куйдырыгыз һәм без сезгә башка бернинди дәгъва да белдермәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев