Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

”Дельфин”. Дүрт айдан соң

Аксубайда "Дельфин" бассейны эшли башлаганнан алып ярты ел да үтмәде әле. Ә инде әлеге объектның район өчен аксубайлылар ялын оештыруның аерылгысыз өлеше булуы күз алдында. Йөзәргә яратучылар әйтүенчә - хыял тормышка ашты. Ачылганның беренче көннәреннән үк бирегә халык агыла башлады. Ата- аналар балаларын алып киләләр, яшьләр, мәктәп укучылары йөзү техникасын...

Аксубайда "Дельфин" бассейны эшли башлаганнан алып ярты ел да үтмәде әле.


Ә инде әлеге объектның район өчен аксубайлылар ялын оештыруның аерылгысыз өлеше булуы күз алдында. Йөзәргә яратучылар әйтүенчә - хыял тормышка ашты. Ачылганның беренче көннәреннән үк бирегә халык агыла башлады. Ата- аналар балаларын алып киләләр, яшьләр, мәктәп укучылары йөзү техникасын үзләштерәләр.

-Һәр көнне безнең бассейнга ике йөзгә якын кеше килә, - дип сөйли "Дельфин" бассейны директоры Иван Семенов. - Балалар да, өлкәннәр дә йөзү залларында теләп шөгыльләнәләр.

Килүчеләр өчен график төзелгән. Балалар төркеме дәресләр тәмамланганнан соң килә. Әлеге спорт төре төшенчәләрен аларга педагог-тренерлар Михаил Федоров, Яков Крюков, физкультура буенча инструктор Николай Камбулов өйрәтә.

Йөзү спорт залыннан башлана

Төрле яшьтәге 12 балалар төркеме йөзү техникаларын өйрәнә. Күнегүләр "коры бассейн"да башлана. Монда спорт залын шулай дип атыйлар. Тренер җитәкчелегендә мәктәп укучылары белән мускулларны, әгъзаларны язылдыру күнегүләре ясала. Алар аннан соң әлеге күнегүләрне суда кабатлыйлар.

-Безнең бурыч - балаларда физик культурага мәхәббәт, сәламәт тормыш рәвешенә омтылыш уяту, йөзәргә өйрәтү, - дип билгеләп үтте укытучы-тренер Михаил Федоров. - Йөзү - ул файдалы спорт төре һәм аның белән барлык яшьтәгеләр дә шөгыльләнә ала. Бассейнга йөрүче балалар арасында табиб киңәше буенча килүчеләр дә бар. Мондый балалар белән укытучы-тренерлар аерым программа буенча шөгыльләнәләр.

Беренче уңышлар да бар

Дүрт ай - спорт нәтиҗәләре турында сөйләү өчен зур вакыт түгел. Әмма "Дельфин"га йөрүче яшь спортчыларның йөзү буенча югары күрсәткечләргә омтылуына бәя бирми мөмкин түгел.

-Безнең балалар зона һәм республика ярышларында катнаштылар һәм уңышларга ирештеләр, - дип сөйли ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов. - Өченче гомумкоманда урыны - безнеңчә начар нәтиҗә түгел. Шул көннәрдә йөзүчеләребез Алексей Крюков, Алексей Иванов һәм Николай Носков республика ярышларыннан төрле разрядлар белән кайттылар.

Куркуны җиңә белергә кирәк

Спортта уңышларга ирешү - үзмаксат түгел. Һәркайсының үз җиңүе. Кемдер өчен ул ярышларда йөзү тизлегенә ирешүне үз эченә алса, кемнәрдер судан курку хисен җиңү белән чикләнә. (Балалар арасында судан курку хисе еш очрый). Суга якын килергә курыккан баланы әнисе бирегә алып килгән. Бер тапкыр йөзгән чакта курку хисе кичергән бала, җәй буена бер генә тапкыр да иптәшләре белән су керергә бармаган. Педагог-тренер психологик киртәне җиңәргә булышкан, берничә дәрестән соң проблема хәл ителгән. Малай үзен суда ышанычлы тота, курку хисе беткән. Ул үҗәт булып чыккан, үз өстендә күп эшләгән. Йөзү техникасын уңышлы өйрәнеп, кыска вакыт эчендә перспективалы йөзүчеләр сафына баскан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев