Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дару урынына – таяклар

Федоровка инвалидлар һәм картлар өчен махсус интернат-йортта яшәүчеләр Скандинавия (фин) йөреше белән шөгыльләнә башладылар. Скандинавия йөреше белән шөгыльләнү өчен кыйммәтле инвентарь һәм махсус шартлар кирәк түгел - йорт халкы таяклар урынына фин йөреше өчен гап-гади чаңгы таяклары куллана. Башка спорт төрләреннән аермалы буларак, әлеге төр белән юл һәм сукмаклар булган...

Федоровка инвалидлар һәм картлар өчен махсус интернат-йортта яшәүчеләр Скандинавия (фин) йөреше белән шөгыльләнә башладылар.

Скандинавия йөреше белән шөгыльләнү өчен кыйммәтле инвентарь һәм махсус шартлар кирәк түгел - йорт халкы таяклар урынына фин йөреше өчен гап-гади чаңгы таяклары куллана. Башка спорт төрләреннән аермалы буларак, әлеге төр белән юл һәм сукмаклар булган теләсә нинди урында һәм теләсә кайсы вакытта шөгыльләнеп була. Яшеллекнең күп булуы, автомагистральләр белән кисешмәгән булуы һәм җайлы тигез юл капланмасы "сәламәтлек юлын" сайлауда төп билгеләр булып тора.
Махсус, интернат хезмәткәрләре сүзләренә караганда, әлеге технологияне кертүнең төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен һәм актив озын гомер принципларын булдыру. Физик хәрәкәт сәламәтлекне яхшырта, гомер озынлыгын арттыра, күп авыруларның килеп чыгу куркынычын киметә, стресслардан котылырга ярдәм итә һәм төшенкелеккә бирелүдән саклый. Кыска гына вакыт эчендә скандинавия йөреше белән интернат-йортта яшәүче гражданнарның 15 проценты шөгыльләнә башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев