Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Cоциаль яклау министры визиты

Татарстан Республикасының Хезмәт, Мәшгульлек һәм Социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин эш визиты белән безнең районда булып китте. Бу көнне Айдар Радип улы район Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Становов, Социаль яклау идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин һәм Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Рөстәм Моратшин белән берлектә район үзәгендәге социаль объектларны карап йөрде. Иң беренче...

Татарстан Республикасының Хезмәт, Мәшгульлек һәм Социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин эш визиты белән безнең районда булып китте.


Бу көнне Айдар Радип улы район Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Становов, Социаль яклау идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин һәм Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Рөстәм Моратшин белән берлектә район үзәгендәге социаль объектларны карап йөрде.
Иң беренче булып министр "Нежность" ЦСОНда булды. Айрат Шәфигуллин социаль бинаны карап, аларның эше белән кызыксынды һәм шунысы куанычлы, ул бинаны төзекләндерүгә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Район мәшгульлек үзәгенә килгәч, министр халыкның ни дәрәҗәдә эш белән тәэмин ителүе һәм нинди проблемалар булуы белән кызыксынды. Быел башкарма комитет бинасын үзгәртеп кору күздә тотыла, шуңа күрә халыкны Социаль яклау идарәсен башка бинага күчерү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Моңа бәйле берничә вариант тәкъдим ителде. Аларның берсе- Идарә хезмәткәрләрен ТР Хезмәт, Мәшгульлек һәм Социаль яклау министрлыгы ведомствосында торучы ПЛ-88 бинасына күчерү. Һөнәри лицейга визиты вакытында (рәсемдә) Фәрхат Аюпов министрны әлеге уку йортының уку-укыту һәм социаль объектлары белән таныштырды. Укыту производствосы мастерлары һәм укучылар кунакка үзләренең авыл хуҗалыгы производствосында һәм халыкның көнкүреш проблемасын хәл итүдә кирәкле булган осталыкларын күрсәттеләр. Айрат Шәфигуллин җитештерү участогы белән танышканнан соң, өстәмә эретеп ябыштыру җиһазларын сатып алуда ярдәм итәчәген белдерде.
Лицейның пешекче-кондитерлары пешергән ипи-тоз һәм башка тәм-томнарны авыз иткәч, Айрат Шәфигуллин уку йортының ашханәсен карап чыкты. Биредә Фәрхат Аюпов лицейның өстәмә керемнәре хисабына сатып алынган энергияне саклау җиһазларын куллану турында сөйләде. Шулай ук лицейда үзләренең акчасына спорт белән шөгыльләнү өчен инвентарьлар да алынган, ә ул үз чиратында, җимешләрен бирде инде. Татарстан Республикасындагы шундый ук уку йортлары арасында безнең ПЛ-88 күп кенә спорт төрләре буенча алдынгылыкны тота.
Оптимальләштерү максатларында һәм шул ук вакытта укыту процессына зыян салмый гына ПЛ-88 хезмәткәрләре аерым керү юлы белән бинаның бер корпусындагы беренче катны Социаль яклау идарәсенә бирергә әзер. Бу Идарәгә килүчеләр өчен дә уңайлы булачак. Моңа бүленеп биреләчәк акчадан тыш, Айрат Шәфигуллин лицейга автополигон төзүдә дә ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев