Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чын сугышчылар бәйрәме

Рәсәйдә ел саен сентябрьнең икенче якшәмбесендә танкчылар көнен билгеләп үтәләр. Сугыш кырларында бронетанклар һәм механикалаштырылган гаскәрләр дошманнарны тар-мар итүдә батырлыклар күрсәттеләр, совет танкчылары үз исемнәрен җуелмас данга күмеп танк эчләрендә яндылар, танкларны таранлауда катнаштылар, үзләренең сугышчан бурычларын ахырына кадәр намус белән үтәделәр. Сугышчан батырлыклары өчен меңләгән танк йөртүче солдат орденнар...

Рәсәйдә ел саен сентябрьнең икенче якшәмбесендә танкчылар көнен билгеләп үтәләр.


Сугыш кырларында бронетанклар һәм механикалаштырылган гаскәрләр дошманнарны тар-мар итүдә батырлыклар күрсәттеләр, совет танкчылары үз исемнәрен җуелмас данга күмеп танк эчләрендә яндылар, танкларны таранлауда катнаштылар, үзләренең сугышчан бурычларын ахырына кадәр намус белән үтәделәр. Сугышчан батырлыклары өчен меңләгән танк йөртүче солдат орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде; 1142 танкчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә шуларның 16 сы әлеге дәрәҗәгә икешәр тапкыр лаек булдылар, 200 кеше Дан Орденының тулы кавалеры булды.
Сугыш ахырына Совет гаскәрләре составында 6 танк армиясе, 12 танк һәм 9 механикалаштырылган корпуслар һәм танк бригадасының яртысы гвардияче армия дип аталды, 112 танк бригадасына мактаулы исемнәр бирелде. Илебезнең танк гаскәрләре елъязмасына исемнәре мәңгелеккә язылган танкчы-сугышчыларның батырлыгын Ватан шулай билгеләп үтте.
Барлык сугышчыларны, беренче чиратта танкчыларны һәм танк гаскәрләре ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Танк гаскәрләре һәрвакыт Коры юл гаскәрләренең төп көче булды һәм булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев