Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чын күңелдән һәм рәхмәт яудырып

Безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләр хәтереннән дә кыйммәтлерәк нәрсә булырга мөмкин. Бабайларыбызның яу кырында күрсәткән батырлыклары безнең өчен зур горурлык. Сугыш батырлары исән чакта без аларга чын күңелебездән рәхмәт әйтеп калырга тиеш. Моны бары тик Бөек Җиңү көне яки башка бәйрәм уңаеннан гына эшләргә кирәкми. Алар безнең тарафтан...

Безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләр хәтереннән дә кыйммәтлерәк нәрсә булырга мөмкин.

Бабайларыбызның яу кырында күрсәткән батырлыклары безнең өчен зур горурлык. Сугыш батырлары исән чакта без аларга чын күңелебездән рәхмәт әйтеп калырга тиеш. Моны бары тик Бөек Җиңү көне яки башка бәйрәм уңаеннан гына эшләргә кирәкми. Алар безнең тарафтан һәр көнне ихтирам һәм хөрмәт тоеп яшәсеннәр иде.
Мәдәният бүлеге инициативасы белән гыйнвар-февраль айларында "Чын күңелдән рәхмәт яудырып!" акциясе уздырыла. Ул "Татмедиа" ААҖ филиалы район газетасы редакциясенең мәгълүмати ярдәме һәм район ветераннар советы белән берлектә оештырыла.
Акция узган атна азагында старт алды.
Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Телешева кунакларны шатланып каршылады. Район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова Нина Александровнага олы рәхмәт һәм тирән ихтирам белдереп мөрәҗәгать итте.
-Без сезнең белән шатланып күрешәбез! Сез аяусыз көрәштә Ватанны саклап дошманга каршы торсагыз, тыныч тормышта район мәгарифен үстерүгә үзегездән зур өлеш керттегез, - дип ассызыклады ул.
-Сезгә сәламәтлек, иминлек телим! - дип дәвам итте район Мәдәният йорты методисты Татьяна Григорьева ветеранга бүләк тапшырып. Татьяна Григорьева районның атаклы гармунчысы Василий Воронинга кушылып, сугыш еллары җырларын башкарды, ә ветеран аларның чыгышын ләззәтләнеп тыңлады, аларга кушылып җырлады да хәтта.
Фронтовик Николай Жарковның йорт ишек төбендә үзенчәлекле "мәдәни" десант пәйда булды. Кызганыч, әмма бүген аның сәламәтлеге бик шәптән түгел. Менә шуның өчен безгә күбрәк аның тормыш иптәше Маргарита Николаевна белән аралашырга туры килде. Аларны киләсе Җиңү Көне белән чын күңелдән тәбрикләдек, Николай Ивановичка яу кырында күрсәткән батырлыгы һәм уяулыгы өчен рәхмәт белдердек, бүләкләр тапшырдык. Йорт хуҗабикәсе, игътибар күрсәткән һәм үзенчәлекле очрашу оештырган өчен безгә рәхмәт әйтеп, авыр сугыш елларын искә төшерде.
-Бүген без бәхетле, җитеш тормыш белән яшибез, - ди ветеранның хатыны. - Бары тик сәламәтлек кенә кирәк...
-Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов кунаклар килүенә чиксез шатланып, аларны баскыч төбеннән үк каршы алды.
Якынлашып килүче Җиңү Көне белән тәбрикләүләрне, тыныч тормыш бүләк иткән өчен әйтелгән рәхмәт сүзләрен, истәлекле бүләкне сөенеп кабул итте һәм Татьяна Григорьева белән Василий Воронин башкарган җырларны зур канәгатьләнү белән тыңлады. Артистлар репертуарында яшьлекләре сугыш елларына туры килгән буын өчен кадерле булган күңелләрне тетрәндергән җырлар бар иде. Күңеле хис-тойгылар белән тулган Елисей Мурзичның күзләрендә яшь тамчылары пәйда булды...
"Чын күңелдән һәм рәхмәт яудырып" акциясе февраль аенда да дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев