Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чыгышлары белән шатландырдылар

Аксубайда беренче тапкыр узган "Беляев йолдызлары" Республика балалар һәм яшүсмерләр академия вокал бәйгесе район өчен тагын бер үзенчәлекле абруй булып тора. Ул Аксубай районы мәдәният бүлеге инициативасы буенча һәм район башлыгы Камил Гилманов булышлыгы белән күренекле якташыбыз, атаклы партия эшлеклесе, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Рәис Кыям улы Беляев истәлегенә...

Аксубайда беренче тапкыр узган "Беляев йолдызлары" Республика балалар һәм яшүсмерләр академия вокал бәйгесе район өчен тагын бер үзенчәлекле абруй булып тора.


Ул Аксубай районы мәдәният бүлеге инициативасы буенча һәм район башлыгы Камил Гилманов булышлыгы белән күренекле якташыбыз, атаклы партия эшлеклесе, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Рәис Кыям улы Беляев истәлегенә уздырылды. Һәм республикадан килгән кунаклар - мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигмәтуллина һәм башка мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре тарафыннан югары бәя алды.

Халык җырларыннан алып, ариягә кадәр

Иртәдән үк балалар сәнгать мәктәбенә Татарстанның барлык почмакларыннан - Түбән Кама, Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләре музыка көллиятләре һәм мәктәпләреннән укучылар җыелды. Академия башкаручылары бәйгесе, нәкъ менә монда, һәр конкурсатның табигый тавышын тыңлау мөмкинлеге зур булсын өчен микрофонсыз залда үтте.

Утыздан артык катнашучы романслар, Шуберт, Моцарт, Чайковский, Вивальди, Рубинштейн арияләрен һәм башка бик күп күренекле классик музыка авторлары әсәрләрен, шулай ук татар, испан һәм немец телләрендә халык җырларын башкарып, үзләренең осталыкларын абруйлы жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Бәйгедә Аксубай данын Наилә Мартынованың укучысы Анастасия Кривохижа яклады.

Ә чыгышларга Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге компетентлы жюри бәя бирде. Жюри әгъзалары арасында - Россиянең атказанган артисткасы Раида Ермохина, "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры җитәкчесе, күренекле дирижер Рәсим Ильясов, Россия иҗтимагый тавыш академиясе әгъзасы Рәисә Кашапова, Аксубай районы Мәдәният йортының вокал буенча остазы Наилә Мартынова бар иде.

Мондый бәйге моңарчы районда гына түгел, республикада да үткәрелмәде. Сәлих Сәйдәшев исемендәге моңа охшаш бәйге Түбән Кама шәһәрендә уза, әмма ике елга бер тапкыр гына. Аксубайда уздырылган бәйге исә бары тик классик җырчыларга юнәлдерелгән иде.

"Беляев йолдызлары" бәйгесенең үз символикасы - Рәис Беляев сурәте төшерелгән медальләр эшләнгән һәм расланган һәм ул традиционга әверелеп, һәр елны уздырылачак, дип белдерделәр оештыручылар.

Һаман да истә

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары, Рәис Беляевнең бертуганының кызы Гүзәл Нигмәтуллина бәйгенең гала-концертын ачып, Аксубай районы мәдәниятендәге уңышка китергән өч җыелманы әйтеп үтте:

-Беренчедән, академия вокалы бәйгесе - музыка сәнгатендәге иң югары дәрәҗә. Ә ул җәмгыять моңа әзер булган җирдә генә туа ала. Сездә рухи мәдәнияткә ихтыяҗ югары дәрәҗәдә. Икенчедән, әлеге бәйгене белгечләр булмаган җирдә үткәрү мөмкин түгел, ә сезгә бәхет елмайды, белгечләр арасында - Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең чыгарылыш укучылары, Татарстанның музыка сәнгате осталары белем биргән укучылар да бар. Россиянең халык артисткасы Зилә Даян кызының биредә булуы белән дә горурлана аласыз. Һәм, әлбәттә инде, 20 ел безнең арада булмавына карамастан, Рәис Кыям улы Беляев исеме дә сезнең өчен әйтеп бетергесез горурлык. Бәйгенең киләчәге өметле, дип әйтә алам.

Ул бәйгедә катнашучыларны, кунакларны, Рәис Беляевнең тормыш юлдашы, балалары, оныклары исеменнән кайнар котлады һәм бәйгенең приз фондын Беляевләр гаиләсе тәэмин итүен әйтеп узды.

-Рәис Кыямовичның тууына 80 ел тулу уңаеннан быел районда аның хөрмәтенә күптөрле чаралар оештырылды. Якташ буларак кына түгел, районның инфраструктурасы өчен күп эшләр башкарган - мәктәпләр, юллар, күперләр төзегән кеше буларак, Рәис Беляев истәлегенә бәйге оештыру безнең район өчен зур горурлык, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. -Бу объектлар бүген дә сафта, ә Рәис Кыям улы турындагы истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Күренекле якташыбыз турында бик күп мактау сүзләре әйтелде - видеопроектор экраныннан аның турында Татарстанның экс-президенты Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләделәр. Унбиш ел дәвамында КамАЗны, Түбән Кама ГЭСын һәм Татарстанда күләме буенча икенче урынны алып торган Яр Чаллы шәһәрен төзегән кеше турында Минтимер Шәймиев: "Ул татар халкының лаеклы улы", - дип әйтте. Ә бит ул Яр Чаллыда эшләсенме, КПССның Татарстан өлкә комитетында идеология буенча секретарь, аның вакытында мәдәният академиясе исемен алган Казан мәдәният институты ректоры булып торсынмы - барыннан да элек ул кешеләр, аларның иминлеге өчен тырыша. Һәм ул гомере буена "тормышны ярат, Ватаның белән горурлан, туган халкың язмышына битараф булма," дигән девиз белән яши.

Аның районга социаль һәм мәдәни объектлар төзүдә ничек ярдәм күрсәтүе турында, ул вакытта район башкарма комитеты рәисе булып эшләгән, ветераннар советы рәисе урынбасары Евгений Копанев сөйләде.

-Ул үзенең кече ватанын яратты, һәрвакыт ярдәм итте, аралашучан, гади кеше иде, - диде Евгений Копанев бөек шәхесне искә алып.

Чыгыш ясаучыларның ихластан әйтелгән сүзләре, сәхнә түрендә урын алган Рәис Беляев сурәте, аның безнең арада булып, яшь башкаручыларның талантына соклануын сиздереп торды сыман тоелды. Һәрвакыттагыча бу юлы да җиңүчеләр ачыкланды, аларны музыка мәктәпләре укучылары һәм музыкаль белем бирү учреждениеләре шәкертләре арасында яшь төркемнәре буенча билгеләделәр. Алар турында aksubayevo.ru. сайтында укыгыз.Аксубай кызы Анастасия Кривохижа үзенең яшь төркемендә икенче урынны алды һәм мәдәният министры урынбасарыннан махсус призга лаек булды.

Лауреатларның һәрберсе акчалата премия белән билгеләп үтелде. Лауреатлар, призерлар, катнашучылар, укытучылар һәм кунаклар бәйге оештыру идеясы өчен рәхмәт белдерделәр, моңа бигрәк тә бөек шәхеснең туганнары шатланды.

-Бәйгедә шундый мохит хөкем сөрде: туганыбыз Рәис тә башкалар белән бергә куанды сыман, - диде Рәис Беляевнең бертуганы Мәдинә Ишкинеева.

-Ә Рәис Беляевнең тууына 80 ел тулу хөрмәтенә быел Яр Чаллыда, Казанда, туган ягы Аксубайда, туган авылы Шәрбәндә дә истәлекле чаралар узды, - диде бертуганының улы Дамир. Иң мөһиме шунда, Рәис Кыям улы яшь буын өчен үрнәк булып тора, бүген аның истәлегенә багышлап уздырылган бәйгедә күпме бала катнашты, мондый изге эшләр яшь буынга бик кирәк, чөнки ул үзенең хезмәт сөючәнлеге белән яшьтән үк югары үрләр яулаган.

Фотоларны монда карарга http://www.aksubayevo.ru/ru/gallery/category/62--28032015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев