Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чупакабра түгелме?!

Аксубайның үзәгендә урнашкан балалар яратып ял итә торган мәйданчык янында билгесез хайван мәете табылган. Иртән үк берничә үтеп баручы редакциягә шалтыратып, озын койрыклы әлеге җан иясен алып ташлауны үтенделәр. Аларның берсе бу Татарстанның башка районнарында күренгәләгән чупакабра баласы түгелме икән дип фаразлады. Безнең хәбәрчебез шунда ук ветеринария лабораториясенә шалтыратты. Ун...

Аксубайның үзәгендә урнашкан балалар яратып ял итә торган мәйданчык янында билгесез хайван мәете табылган.


Иртән үк берничә үтеп баручы редакциягә шалтыратып, озын койрыклы әлеге җан иясен алып ташлауны үтенделәр. Аларның берсе бу Татарстанның башка районнарында күренгәләгән чупакабра баласы түгелме икән дип фаразлады. Безнең хәбәрчебез шунда ук ветеринария лабораториясенә шалтыратты. Ун минуттан соң редакциягә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы төп ветеринария идарәсе Дәүләт ветеринария инспекциясенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Андрей Тимирясов һәм Аксубай ветеринария лабораториясенең ветеринар табиб-эпизоотологы Әнвәр Шәрифуллин килеп җиттеләр. Алар тулы әзерлек белән иде: махсус сандык, перчаткалар һәм йогышсызландыручы эретмәләр салынган сыешлыклар.

-Бу бернинди чупакабра түгел, ә гап-гади сасы көзән,-дип җавап бирделәр белгечләр, хайванны карагач.
-Аның баш миен без Республика регионара ветеринар лабораториясенә җибәрәбез, анда аның үлеме сәбәбен ачыклаячаклар,- дип аңлатты Әнвәр Шәрифуллин. - Ә хайван калдыкларын яндырачакбыз.

Сасы көзәннең торак йортлардан ерак булган, шау-шулы һәм халык күп йөри торган үзәк мәйданга каян килеп чыгуы-ачылмаган сер булып калды. Ветеринарлар кагыйдә буенча, территорияне тиешле чаралар белән эшкәрттеләр һәм уяулык күрсәткән өчен рәхмәт әйттеләр. Соңгы елларда котыру чире белән авыручы кыргый хайваннар күбәйде бит. Шуңа күрә дә ветеринарлар эт, мәче, бигрәк тә кыргый дуңгыз, төлке үләксәләренә юлыкканда 2-17-58, 2-72-51 номерлары буенча шалтыратуларын үтенделәр. Хайван мәетләрен мөстәкыйль рәвештә тикшерергә ярамый, бу эшне белгечләргә тапшырыга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев