Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чуашстанда – Аксубай йолалары

Аркадий Харитонов җитәкчелегендәге Урмандеево авылыннан Максимовлар гаиләсе һәм Иске Тимошкинодан "Уяв" фольклор коллективы Чабаксарда уздырылган "Бетмәс-төкәнмәс чишмәләр" фольклор һәм гаилә коллективлары гала-концертында искиткеч чыгыш ясадылар. Әлеге чара Республика халык иҗат Йорты һәм Чуашстанның милли радиосы оештырган радиобәйге белән башланып китте. Гала-концертка Россиянең төрле өлкәләреннән 28 үзешчән, 7 гаилә коллективы сайлап...

Аркадий Харитонов җитәкчелегендәге Урмандеево авылыннан Максимовлар гаиләсе һәм Иске Тимошкинодан "Уяв" фольклор коллективы Чабаксарда уздырылган "Бетмәс-төкәнмәс чишмәләр" фольклор һәм гаилә коллективлары гала-концертында искиткеч чыгыш ясадылар.

Әлеге чара Республика халык иҗат Йорты һәм Чуашстанның милли радиосы оештырган радиобәйге белән башланып китте. Гала-концертка Россиянең төрле өлкәләреннән 28 үзешчән, 7 гаилә коллективы сайлап алынды. Шулар исәбендә Татарстаннан да өч фольклор һәм бер гаилә ансамбле бар иде. Үзешчән артистлар төрле жанрдагы элеккеге җырлар - утырмага баргач, Май чабу бәйрәмендә, әйлән-бәйлән уйнаганда, печән чапканда, кунак җыйганда, туйда җырлана торган җырларны башкардылар. Аксубайлылар сәхнәдә ата-бабаларыбызның көнкүрешен, аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын мавыктыргыч һәм кызыклы итеп сурәтләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев