Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чүпләгән өчен – штраф

Район административ комиссиясенең чираттагы утырышы төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга багышланды. Анда рейд тикшерүләре вакытында төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмәләр төзелгән шәхси йорт хуҗалары чакырылды. Әлеге беркетмәләр өй янында күңелсез күренеш тудырган чүп өеме, калдык - постык бүрәнәләр, такталар, көнкүреш калдыкларын үз эченә ала. Өй алды территориясе муниципаль берәмлек карамагында тора, шуңа...

Район административ комиссиясенең чираттагы утырышы төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга багышланды.


Анда рейд тикшерүләре вакытында төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмәләр төзелгән шәхси йорт хуҗалары чакырылды. Әлеге беркетмәләр өй янында күңелсез күренеш тудырган чүп өеме, калдык - постык бүрәнәләр, такталар, көнкүреш калдыкларын үз эченә ала.
Өй алды территориясе муниципаль берәмлек карамагында тора, шуңа аны пычрату турыдан - туры төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булып санала. Моның өчен 2 мең сумнан 3,5 мең сум күләмендә административ штраф салу каралган. Административ законга нигезләнеп, мондый хокук бозуга кагылышлы кисәтү ясау чаралары каралган.
Административ комиссия Беловка, Карасу, Савруш авылы кешеләренә карата ачылган эш материалларын карады. Аларның һәркайсына 2 мең сум күләмендә штраф салынган.
Административ законда шулай ук яшел үсентеләрне таптаган өчен кисәтү ясау чарасы да каралган. Административ комиссиядә хәбәр итүләренчә, яшел үсентеләрне таптауга юл куйган терлек хуҗаларына (безнең очракта бу Аксубай кәҗәләре) шул ук күләмдә штраф салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев