Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чүплекләр ачыкланды

Иске Тимошкино авыл җирлеге базасында төзекләндерү мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыкларының киңәшмәсе узды. Район үзәге территорияләрен төзекләндерү буенча икеайлык барышы белән авыл җирлекләре башлыкларын район җитәкчесе Камил Гилманов таныштырды. Чисталык булдыру, якташларыбызның хәрби батырлыкларын гәүдәләндергән һәйкәлләрне яңарту белән бергә, иң төп чараларның берсе агач утырту да күздә тотыла. Район башлыгы...

Иске Тимошкино авыл җирлеге базасында төзекләндерү мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыкларының киңәшмәсе узды.



Район үзәге территорияләрен төзекләндерү буенча икеайлык барышы белән авыл җирлекләре башлыкларын район җитәкчесе Камил Гилманов таныштырды.


Чисталык булдыру, якташларыбызның хәрби батырлыкларын гәүдәләндергән һәйкәлләрне яңарту белән бергә, иң төп чараларның берсе агач утырту да күздә тотыла.


Район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, кайбер авыл җирлекләрендә моңа җитди карамыйлар. Еш кына аларны җирле терлекләр таптый, ашый, зыян сала. Ә бит үсентеләр бик кыйммәт тора. Ә аларны үстерү өчен урманчыларга күпме көч куярга туры килә.
Экология министрлыгы вәкилләре район территориясе өстеннән вертолет белән очып уздылар. Әлеге очыш нәтиҗәләре белән башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов таныштырды. Алар берничә авыл җирлеге территориясендә санкциясез чүплекләргә тап булганнар. Аларны кыска вакыт аралыгында бетерергә кирәк.


Янгын бүлеге инспекторы Таһир Шәйхетдинов янгын куркынычы чоры турында сөйләде. Урманнарда янгыннан саклану чаралары - ул кипкән үләннәрне яндыруга юл куймау, минеральләштерелгән полосаларны яңарту, торак пунктларда су алу объектларын билгеләү, ял итүче гражданнарның урманга баруларын чикләү.


Роспотребнадзорның район бүлеге эксперт-белгече Андрей Тимирясов чыгышы районда санитария-эпидемиологик торышны үз эченә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев