Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чүп яндырган өчен–штраф

Табигать сюрпризлар китереп чыгарып кына тора. Ташу китеп тә бетмәде, янгын куркынычы тудырган җылы көннәр башланды, кешеләр йорт тирәләреннән, урамнардан чүп-чарны җыештырырга ашыгалар-һәрьяклап кыш буена җыелган чүп-чарны яндыралар. -Язын янгын куркынычы берничә тапкырга арта,- ди янгын часте начальнигы Әхтәм Насретдинов. -Җылы һава торышы саклана, кагыйдә буларак апрель азагы-май башы җилле...

Табигать сюрпризлар китереп чыгарып кына тора. Ташу китеп тә бетмәде, янгын куркынычы тудырган җылы көннәр башланды, кешеләр йорт тирәләреннән, урамнардан чүп-чарны җыештырырга ашыгалар-һәрьяклап кыш буена җыелган чүп-чарны яндыралар.


-Язын янгын куркынычы берничә тапкырга арта,- ди янгын часте начальнигы Әхтәм Насретдинов. -Җылы һава торышы саклана, кагыйдә буларак апрель азагы-май башы җилле була. Ут белән үтә дә игътибарлы, сак булырга кирәк. Әйтергә кирәк, чүп-чар яндырган өчен штрафлар каралган.. Гражданнар өчен ул - 5 мең сумга кадәр, җитәкчеләр өчен-20 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумга кадәр. 25 апрельдән алып 15 майга кадәр Татарстан Республикасында аерым янгын куркынычы режимы игълан ителгән. Әлеге чорда штраф санкцияләре ике тапкырга арта.
Шуның өстенә, экологлар да штраф салырга мөмкин. Чүп-чар өеме шул бәягә торамы икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар