Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чүп-чарга каршы көрәш

Яз безне җылы көннәре белән генә сөендереп калмый, кыш буена җыелган чүп-чар да кәефне кора. Районда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр экологик икеайлык игълан ителгән. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты предприятиеләр, оешмалар һәм бистә халкын ведомстволар территорияләрендә, урамнарда, ишегалларында тәртип салуда актив катнашырга чакыра. -Шуның өстенә халык өй территорияләрендә...

Яз безне җылы көннәре белән генә сөендереп калмый, кыш буена җыелган чүп-чар да кәефне кора.


Районда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр экологик икеайлык игълан ителгән. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты предприятиеләр, оешмалар һәм бистә халкын ведомстволар территорияләрендә, урамнарда, ишегалларында тәртип салуда актив катнашырга чакыра.
-Шуның өстенә халык өй территорияләрендә утын әрдәнәсе, ком булмаска тиешлеген истән чыгармаска тиеш,-дип искәртә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Леонид Жуков.- Хәтта йорт янында төзелеш материалларын вакытлыча гына бушатып тору өчен дә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитетының рөхсәте булырга тиеш. Әйтергә кирәк, район башкарма комитетының административ комиссиясе урамнарны карап йөрергә кереште инде, шуның өстенә аның кагыйдә бозган өчен штраф салырга да хокукы бар, менә шуның өчен, акча чыгарып салганчы, тәртип урнаштырырга бүгеннән үк керешергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев