Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чорның тере легендасы

Тыл ветераны Галия Низамова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аның җилкәсендә авыр сугыш еллары, тыл хезмәте, сугыштан соңгы аякка басу чоры. Бүгенге көндә пенсионер әби якыннары тәрбиясе һәм дәүләт игътибары үзәгендә тора. Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин тәбрикләделәр....

Тыл ветераны Галия Низамова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.


Аның җилкәсендә авыр сугыш еллары, тыл хезмәте, сугыштан соңгы аякка басу чоры. Бүгенге көндә пенсионер әби якыннары тәрбиясе һәм дәүләт игътибары үзәгендә тора. Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин тәбрикләделәр.
Сугыш чорында, үзенең яшьтәшләре белән берлектә, Галия урман кисүдә, окоп казуда, ә соңыннан коммунизм төзүдә катнаша.

- Үгезләр белән җир сөрдек, тырмаладык, урман ташыдык, - дип сөйли тыл хезмәткәре. - Тагын үзебезнең бакчаларны да эшкәртергә кирәк иде. Сабаннарны үзебез сөйрәдек, без бернинди балачак та күрмәдек. Сугыштан соңгы еллар аеруча да авыр, ач-ялангач булды.
Думадан Сәетгәрәй исемле егеткә кияүгә чыккан ул. Казахстанга киткәннәр. Тиздән Шакирҗан атлы уллары туган. Хәзерге вакытта Галия ханым аның гаиләсендә тәрбияләнә. Тормыш авырлыгына карамастан, тыл ветераны үзен бәхетле хис итә. Бу бәхетне аңа биш оныгы һәм җиде оныкчыгы бирә. Яраткан килене Равилә дә аны үз итә, кайгырта. Галия әбигә карап, аңа ничә яшь икәнен аңлау кыен. Ул кунакчыл, ачык, аралашучан һәм көчле рухлы. Галия Хамәтгалиевнага 90 яшь тулды, дип әйтерлек тә түгел. Галия ханымның олы юбилеен үткәрергә гаиләсе бик зурдан әзерләнгән.

-Озын гомерле кешеләр белән аралашуы һәрвакытта да күңелле, - диде район башлыгы. - Алар илдә барган вакыйгаларның барысы белән дә кызыксыналар. Аларның тормыш сөючәнлеге күпләрне көнләштерерлек. Менә шундый алар, безнең ветераннар, узган сугышның тере легендалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев