Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чишмәгә–дәва эзләп

Крещение бәйрәмендә Аксубай районының «Ташлы чокыр» чишмәсенә халык күп җыелды. Бу көнне су чыганагын изгеләндерү өчен бирегә Аксубайның Феодосий Тоттемский православие чиркәве башлыгы Александр Качаев килде. Крещение бәйрәмендә барлык православие чиркәүләрендә дә суны изгеләндерү гадәткә кергән. Бу көнне шулай ук теләүче һәр кеше суга чумып үзенең чир-хасталарыннан арынсын өчен су...

Крещение бәйрәмендә Аксубай районының «Ташлы чокыр» чишмәсенә халык күп җыелды.


Бу көнне су чыганагын изгеләндерү өчен бирегә Аксубайның Феодосий Тоттемский православие чиркәве башлыгы Александр Качаев килде.
Крещение бәйрәмендә барлык православие чиркәүләрендә дә суны изгеләндерү гадәткә кергән. Бу көнне шулай ук теләүче һәр кеше суга чумып үзенең чир-хасталарыннан арынсын өчен су чыганакларын изгеләндерү йоласы да бар.
Чиркәү башлыгы чишмә янына җыелучыларны Крещение бәйрәме белән котлады, суны изгеләндерү догасын укып, әлеге йоланы үтәде. Суга чумып алырга теләүчеләр арасында өлкән кешеләр дә, яшьләр дә бар иде. Изгеләндерелгән суда коенырга Федоровка интернат-йортта яшәүчеләр дә килделәр.
Изгеләндерелгән суда коенып чыкканнан соң, кешеләр үзләренең торакларын изгеләндерү, авырып киткәндә берәр йотым кабып кую өчен, ашыкмыйча гына чишмә суын савытларга тутырып алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев