Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ЧИШМӘГӘ ШИФА ЭЗЛӘП

Крещение бәйрәме көнне Аксубай районының "Ташлы чокыр" чишмәсе янына халык җыелды. Халык су керергә әзерләнгән бәке янында изге догалар укылды. Коенырга теләүчеләр арасында өлкән яшьтәге кешеләрнең дә, яшьләрнең дә булуы сөенечле күренеш. Әйтергә кирәк, монда ук кием алыштырырга да мөмкинчелек тудырылган иде - моның өчен чишмә янындагы ике чатырны берләштереп...

Крещение бәйрәме көнне Аксубай районының "Ташлы чокыр" чишмәсе янына халык җыелды.


Халык су керергә әзерләнгән бәке янында изге догалар укылды. Коенырга теләүчеләр арасында өлкән яшьтәге кешеләрнең дә, яшьләрнең дә булуы сөенечле күренеш. Әйтергә кирәк, монда ук кием алыштырырга да мөмкинчелек тудырылган иде - моның өчен чишмә янындагы ике чатырны берләштереп керү юлын тукыма белән каплап куйдылар.

- Һәр елны бәкедә коенам, бүген төнлә дә Кисадагы изгеләндерелгән суда коендым, әлеге чыганакка да төшәчәкмен, - диде 66 яшьлек Александр Морозов. - Минем өчен бу гадәти хәл. Өч ел инде салкын су белән коенам, көзгә чаклы бассейнда су керәм. Ә изгеләндерелгән судан килгән шифа бик файдалы.

- Изгеләндерелгән суда беренче тапкыр коендым, - дип уртаклашты Алла. Салкын түгел, бары тик җылылык, күңелдә аңлатып булмаслык җиңеллек сизелә.

Җыелган халык ашыкмыйча гына өч тапкыр башларыннан ук чумып, изгеләндерелгән суда коенгач, төрле гөнаһлардан, авырулардан арыналар. Соңыннан коенган кешеләр савытларына изгеләндерелгән су алып кайтырга чыктылар. Әлеге суны алар җаннарын һәм тәннәрен сихәтләндерү өчен берәр йотым гына кабып куялар, шулай ук аның белән өйләрен пакъландыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев