Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чишмә яңарды

Милиция ветераны, Яңа Дума авылында туып - үскән, Ирек Салаховның өлкән яшьтәге авылдашлары исеменнән авылда Кара Чишмә дип йөртелгән чишмәне төзекләндерүдә ярдәм итүләрен сорап район башлыгы Камил Гилмановка мөрәҗәгать иткән көннән алып бер ел гына вакыт үтте. Авыл кешеләре әлеге чишмәгә су алырга йөрүдән туктамасалар да, ул әкренләп коруга таба...

Милиция ветераны, Яңа Дума авылында туып - үскән, Ирек Салаховның өлкән яшьтәге авылдашлары исеменнән авылда Кара Чишмә дип йөртелгән чишмәне төзекләндерүдә ярдәм итүләрен сорап район башлыгы Камил Гилмановка мөрәҗәгать иткән көннән алып бер ел гына вакыт үтте.


Авыл кешеләре әлеге чишмәгә су алырга йөрүдән туктамасалар да, ул әкренләп коруга таба бара иде. Ирек Салахов чишмә янына килеп, үзенчә аны карап-төзәтеп торса да, әлеге табигать бүләген лаеклы төзекләндерү авылдашлары хәленнән генә килмәячәген аңлый. Ә Чишмә гүя ярдәм сорый иде.
Район башлыгы ветеранның инициативасын хуплап кына калмыйча, шул ук көнне аны тормышка ашыруга беренче адымны ясый.
Бүген чишмә янында аны ачу тантанасы алдыннан соңгы эшләрне төгәллиләр. Өченчекөн чишмә янына «Татех» ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин,«Зүзәйнефть» ООО генераль директоры Шамил Яһудин, чишмәнең проекты һәм төзекләндерү эшләре иганәчесе, «Үсеш» ТНК генераль директоры Рәис Ханнанов һәм район башлыгы Камил Гилманов килеп китте. Аларның барысы да подрядчиклар - Әлмәт «Пакер-бис» ООО оешмасы эшеннән канәгать калдылар.
Хәзер Республика Көне яңадумалылар өчен Кара Чишмәнең яңару истәлеге белән бәйле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев