Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чөгендерчеләр чикне үтте

«Аксу Агро» агрофирмасы чөгендерчеләре быелгы сезонда йөз мең тонна татлы тамыр казып алдылар. Бүген авыл хуҗалыгы предприятиесенең чөгендер плантацияләрендә татлы тамырларны эшкәртү предприятиеләренә озату тулы куәткә бара. -Быелгы уңышның яртысыннан артыгы шикәр заводына озатылган,-дип сөйли «Аксу Агро» агрофирмасы генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов.-Өстәвенә безнең чимал югары сыйфатлы. Ә чөгендер плантацияләре өч...

«Аксу Агро» агрофирмасы чөгендерчеләре быелгы сезонда йөз мең тонна татлы тамыр казып алдылар.


Бүген авыл хуҗалыгы предприятиесенең чөгендер плантацияләрендә татлы тамырларны эшкәртү предприятиеләренә озату тулы куәткә бара.
-Быелгы уңышның яртысыннан артыгы шикәр заводына озатылган,-дип сөйли «Аксу Агро» агрофирмасы генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов.-Өстәвенә безнең чимал югары сыйфатлы. Ә чөгендер плантацияләре өч мең гектардан артык, элегрәк районның татлы тамыр үстерү белән шөгыльләнүче барлык хуҗалык кырларын бергә кушып исәпләгәндә дә шулкадәр мәйдан биләми иде. Менә шуның өчен шикәр чөгендере кырларында бөтен эшләр механикалаштырылган булса да, татлы тамырны без февраль аена кадәр ташыйбыз, чөнки төягеч бер генә.
Нәкъ менә шул сәбәпле хуҗалыкка шикәр чөгендерен өзлексез күчереп йөртү алымы белән җыеп алырга туры килә. Татлы тамырларның күп өлеше озатылганчыга кадәр кырда өемнәргә салына. Татлы тамырны экстремаль һава торышы шартларында ташырга туры килә, КамАЗ автомашиналарын зур юлга кадәр тракторлар буксирга алып озата.
Чөгендерчеләр татлы тамырны барлык мәйданнан вакытында казып алырга өлгергәннәр. Ибрай кырларында хезмәт куйган тәҗрибәле механизаторлар Н.Галиев, Ф.Ногманов, Р.Ильязов, И.Мостафин тырышлыгы белән комбайннар өзлексез эшлиләр. Ю.Ваструков һәм Ю Молодкин Үзи плантацияләрендә чөгендер казып алуны ике сменада алып баралар. М.Гайнуллин һәм Ф.Сәйфуллин монда декабрьнең беренче ункөнлегенә кадәр чөгендер төяү эшен башкарган. Чөгендер төягән йөк машиналарын олы юлга чыгаруда тракторчылар Г.Андреев, И.Шәрифуллин ярдәмгә киләләр. Эшчеләр Т.Ягинова һәм Т.Кожеманова төягәндә читкә атылган чөгендерләрне җыеп торалар.
Бүгенге көндә татлы тамырларның зур өлеше Ибрай ягында гына калган. Төягеч бирегә күчерелгән инде. Тагын 50 мең тоннага якын татлы тамырны шикәр заводына озатасы бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев