Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чаткы янгын чыгуга сәбәп булмасын иде

Яз җитү турыдан-туры өйләр, биналар һәм корылмалар территорияләрен тәртипкә китерү белән бәйле. Кешеләр чүп-чардан, узган елдан калган коры үлән-яфраклардан арыналар һәм үзләре уйлаганча, торак, корылмаларга куркыныч янамаган урыннарда учак ягалар. Ә менә статистикадан билгеле булганча, янгыннар саны нәкъ менә язгы чорда арта. -Еш кына, янгын чыгуның сәбәбен ачыклаганда, зыян күрүчеләр,...

Яз җитү турыдан-туры өйләр, биналар һәм корылмалар территорияләрен тәртипкә китерү белән бәйле.


Кешеләр чүп-чардан, узган елдан калган коры үлән-яфраклардан арыналар һәм үзләре уйлаганча, торак, корылмаларга куркыныч янамаган урыннарда учак ягалар. Ә менә статистикадан билгеле булганча, янгыннар саны нәкъ менә язгы чорда арта.

-Еш кына, янгын чыгуның сәбәбен ачыклаганда, зыян күрүчеләр, учак яныннан бер генә минутка киткән идек, дип акланалар, әмма ялкын телләре санаулы минутлар эчендә корылмаларны, өйләрне чолгап ала,-дип сөйли күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Таһир Шәйхетдинов. Аның сүзләренә караганда, халыкның элементар янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәве янгын чыгуның төп сәбәбе булып тора. Ә инде янгынның колач алуына аны соңарып күреп алу, янгын гидрантларында янгын сүндерү өчен су булмау, торак пунктларда янгынга каршы көрәшү өчен средстволар җитмәү төп сәбәп булып тора. Карак керсә-берне ала, ә янгында еллар буена тупланган мал-мөлкәт санаулы минутлар эчендә көлгә әйләнә. Шуңа күрә чүп-чарны биналар һәм корылмалардан 50 метр ераклыкта гына яндыру рөхсәт ителә. Бакчаларда һәм дача участокларында тиз янып китүчән сыеклыклар, газ баллоннары саклау катгый тыелы.

Ел саен язын урманнар белән янәшә кырларда-камыл, болыннарда көзге үләннәрне, шулай ук урман-посадкаларга якын җир участокларында чүп-чар яндыру табигатькә аеруча зур зыян китерә.

Моның өчен елга яки күл янында балчыклы яки комлы урын табарга кирәк, шулай ук учак ягу өчен ачык аланны да сайлап алырга мөмкин.

Чүп-чарга ут төртү алдыннан, үзегезгә ошаган урынны ярты метр киңлектә минераль полоса белән әйләндереп алырга, икенче төрле әйткәндә, ут каба торган әйберләрдән чистартырга кирәк. Әлбәттә инде, аннан соң ут урманга күчмәсен өчен учак яныннан беркая да китмәскә. Урманны, шулай ук торак корылмаларын, дача участокларын янгыннардан саклагыз. Бакча участокларында, актив ял итү урыннарында янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев