Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ЧАҢГЫ СЕЗОНЫ АЧЫЛДЫ

Районда чаңгы сезоны күләмле ярышлар белән ачылды. Иске Ильдеряк чаңгы юлы 240 яшь спортчыны үзенә җыйды. Кышкы спорт төрләрен яратучыларны һава торышының җилле булуы да куркытмады, чөнки мондый ярышларда алар үзләрен чыдамлык һәм ныклыкта сыныйлар. Кече яшь төркемендә малайларга - өч, кызларга ике километрлы дистанция билгеләнде. Нәтиҗәләр шундый: 2003-2004 елларда...

Районда чаңгы сезоны күләмле ярышлар белән ачылды.


Иске Ильдеряк чаңгы юлы 240 яшь спортчыны үзенә җыйды. Кышкы спорт төрләрен яратучыларны һава торышының җилле булуы да куркытмады, чөнки мондый ярышларда алар үзләрен чыдамлык һәм ныклыкта сыныйлар. Кече яшь төркемендә малайларга - өч, кызларга ике километрлы дистанция билгеләнде. Нәтиҗәләр шундый: 2003-2004 елларда туган малайлар арасында Иске Ибрай мәктәбе укучысы Илгиз Мостафин финишка беренче булып килде. Авылдашы Илгиз Хәсәнов икенче булды. Иске Тимошкино урта мәктәбеннән Никита Мулеевка өченче урын бирелде. Әлеге яшь төркемендәге кызлар арасында: Алсу Сәрвәретдинова (Иске Ибрай) - беренче, Анастасия Данилова - икенче, Татьяна Клюева (икесе дә Иске Ильдеряк мәктәбеннән) өченче урыннарны яуладылар.

2001-2002 елларда туган яшүсмерләр арасында чаңгы юлында призлы урыннар өчен кискен көрәш барды. Иске Ибрай мәктәбе бу юлы да беренчелекне бирмәде - Илсаф Сәйфуллин лидерлыкны тотты, искетимошкинолы Алексей Бульбов - икенче, искеибрайлы Инсаф Хамәтшин өченче булдылар. Яшьтәш кызлар арасында Иске Ильдеряктан Виктория Зарубежнова беркемгә дә жиңүгә шанс калдырмады, Иске Ибрайдан Гөлфия Гайнетдинова - икенче, чаңгы юлы хуҗасы Ксения Гуслякова өченче урыннарны алдылар.

1999-2000 елда туган яшүсмерләр арасында искеибрайлылар барлык позицияне дә яуладылар. Айрат Шәрифуллин бәхәссез җиңүче булды, икенче һәм өченче нәтиҗәләргә Рәфис Бикушев һәм Рәфис Сәгыйтов ирештеләр. Аларның авылдашлары Чулпан Ногманова кызлар арасындагы узышта беренчелекне яулады. Җирле мәктәп укучылары Алена Захаркина һәм Татьяна Альметкина икенче-өченче призер булдылар.

Мәйданда җыелган җанатарлар районның танылган спортчыларының стартның беренче метрларында нинди тизлектә ыргылыш алу шаһитлары булдылар.Алар биш километрлы дистанциядә көч сынаштылар. Рәмис Бикушев әлеге дистанцияне 13 минут 28 секунд эчендә узды. Бу көн рекорды булды. Икенче нәтиҗә Беловкадан Владимир Кожемановта. Иске Ильдеряктан чаңгычы Егор Гусляков турнир таблицасында өченче урынны алды. Кызлар арасында Иске Ильдеряктан Илзидә Хәйруллина, Анна Краснова ("Юность" УЗС) һәм Надежда Посредникова (Иске Ильдеряк) призерлар булдылар.

Команда беренчелегендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Иске Ибрай - беренче, Иске Ильдеряк - икенче, Иске Тимошкино урта мәктәбе - өченче.

Призерларны бүләкләү тантаналы мохиттә үтте. Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.

- Спорт белән шөгыльләнү сезнең сәламәтлегегезне ныгыта, тормышта уңышларга ирешергә булыша! - дип билгеләп үтте ул. Призлы урыннарны яулаган спортчылар грамоталар, медальләр алдылар, җиңүче командага ДЮСШ кубогы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев