Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өч йөз мең сум акча җыелды: Марк Германиягә китә

Алты атна дәвамында районда Марк Тимирясов өчен акча җыю буенча хәйрия акциясе дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, баланың йөрәгенә Германиядә операция ясарга кирәк. Бәләкәч счетына 43100 евро күчереп, операцияне хәйрия фонды түли. Әмма моңардан тыш, юл һәм яшәү өчен тагын өч йөз мең сум акча кирәк иде. Хәйрия акциясенә районның бөтен...

Алты атна дәвамында районда Марк Тимирясов өчен акча җыю буенча хәйрия акциясе дәвам итте.

Исегезгә төшерәбез, баланың йөрәгенә Германиядә операция ясарга кирәк. Бәләкәч счетына 43100 евро күчереп, операцияне хәйрия фонды түли. Әмма моңардан тыш, юл һәм яшәү өчен тагын өч йөз мең сум акча кирәк иде. Хәйрия акциясенә районның бөтен кешесе кушылды - Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре район Мәдәният йорты сәхнәсендә хәйрия концерты куйдылар. Массакүләм чараларда, мәчеттә һәм чиркәүдә акча җыю өчен тартмалар урнаштырылды.
-Ярдәм итәргә әзер торган кешеләр без көткәннән күбрәк булып чыкты. Без хәтта өч йөз мең сумнан да күбрәк акча җыя алдык, - дип сөйли бәләкәчнең әнисе Владлена Тимирясова. - Һәркемгә шәхсән рәхмәт әйтеп бетерерлек түгел, чөнки кешеләр акчаны, баланың сәламәтләнүен теләп, картага, исәп-хисап счетына күчерделәр, урамда күреп үземә бирделәр, бөтен район ярдәм итте - таныш һәм таныш булмаганнар, дуслар, коллегалар. Бу дәвердә без, аксубайлыларның чит кеше кайгысына битараф булмауларына инандык. Чын йөрәгемнән чыккан олы рәхмәтемне җиткерәм, балаларыгыз һәрвакытта да сәламәт булсын.
Шушы көннәрдә Марк әти-әнисе белән Германиягә китәчәк, билетлар алынган, операция көне билгеләнгән. Марк, сиңа уңышлар телибез! Ә районның Ходайга ышанган кешеләре, нинди диндә булуларына карамастан, синең сәламәтлегеңне сорап дога кылачаклар, чөнки чит бәла булмаган кебек үк, балалар да чит була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев