Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өч Диплом һәм Гран-при

Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе вокалчылары һәм укытучылар районга чираттагы җиңү белән кайттылар. Бу юлы алар «Санкт-Петеребург шәһәрендә Санкт-Петербург Раштуа ассамблеясы» Халыкара башкару осталыгы бәйгесендә булдылар. Өстәвенә анда катнашу теләген көтмәгәндә, сәяхәттә булган вакытта белдергән булганнар. - Дөрестән дә, без күңеллене файдалы белән берләштерергә булдык, - дип ачыктан-ачык белдерде сәнгать мәктәбе...

Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе вокалчылары һәм укытучылар районга чираттагы җиңү белән кайттылар.

Бу юлы алар «Санкт-Петеребург шәһәрендә Санкт-Петербург Раштуа ассамблеясы» Халыкара башкару осталыгы бәйгесендә булдылар. Өстәвенә анда катнашу теләген көтмәгәндә, сәяхәттә булган вакытта белдергән булганнар.
- Дөрестән дә, без күңеллене файдалы белән берләштерергә булдык, - дип ачыктан-ачык белдерде сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова. - Укучылар төрле телләрдә җырлар башкардылар һәм жюри алар чыгышына югары бәя бирде.
Екатерина Алексеева рус телендә җыр башкарып өченче урынны алды. Дарина Сруртдинова француз телендә башкарган җыры белән җюрины таң калдырды һәм икенче урынны яулады. Камилә Нәсыйбуллина башкаруындагы татар җыры барысының да күңелен яулады, аңа беренче урын бирелде. Иҗат төркеме составында Санкт-Петербургка сәяхәткә әлеге мәктәп укытучысы Эвелина Сруртдинова да барды. Ул үзенең укучыларын озата барып, алар өчен борчылып кына калмады, талантлы балалар тәрбияләгән өчен Рәхмәт хатына да лаек булды, шулай ук үзенең яшь төркемендә бәйгедә чыгыш ясады (Татарстан һәм Россияне яуларга өлгергән талантлы кызга нибары егерме яшь кенә), «Джаз җыры» номинациясендә джаз башкаруының барлык төр техник мөмкинлекләрен күрсәтеп, жюри тарафыннан югары баллга ия булды һәм фестивальнең Гран-приена лаек булды.
- Тамашачы беренче нотадан ук бөтен күңеле белән кабул итте, зал тын да алмый тыңлады. Чыгыш тәмамланганнан соң көчле алкышларга күмде, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты Эвелина.
Фестивальдә илнең төрле почмакларыннан, Новосибирсктан, Якутиядән, Татарстаннан, хәтта, Үзбәкстаннан, Санкт-Петербург һәм якын-тирә шәһәрләрдән балалар катнашкан.
Эвелинаны һәм сәнгать мәктәбе укучыларын җиңү белән беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Гилманов котлады.
- Солистлар белән дә, Эвелина белән дә горурланабыз. Моның шулай булуын иҗади яктан талантлы балаларны һәм яшьләрне күәтләү буенча «Созвездие-Йолдызлык» республика үзәге директоры Дмитрий Туманов та күптапкыр билгеләп үтте. Эвелина һәм аның укучылары - Аксубайның гына түгел, халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңү яулаган Татарстан йолдызчыклары да, - дип сөйли Камил Гилманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев