Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта

1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк. (Казан, 23 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда 2018 елның 1 маеннан хезмәт хаклары арта. Федераль закон нигезендә билгеләнгән минималь хезмәт хакы түләве 11 мең 163 сумны тәшкил итә. Әлеге яңалык республиканың бюджет өлкәсендә эшләүче 90 мең хезмәткәренә кагылачак. Барлык...

1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда 2018 елның 1 маеннан хезмәт хаклары арта. Федераль закон нигезендә билгеләнгән минималь хезмәт хакы түләве 11 мең 163 сумны тәшкил итә. Әлеге яңалык республиканың бюджет өлкәсендә эшләүче 90 мең хезмәткәренә кагылачак. Барлык чыгымнар 1,5 млрд сумга җитә. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

"Эш сәгатьләрен тулысынча үтәгән һәм хезмәт нормаларына тулысынча җавап биргән хезмәткәрләргә эш бирүчеләр айлык хезмәт хакын 11 мең 163 сумнан да кимрәк итеп түләмәскә тиеш. Әгәр эш бирүче законда күрсәтелгән сумманы түләмәсә, ул административ җаваплылыкка тартыла ала", - диде министр.

Искәртеп үтик, 2018 елның 1 гыйнварына минималь хезмәт хакы түләве 9489 сум булган.

Закон бозучылар РФнең административ тәртип бозу кодексының 5.27 маддәсе нигезендә җавапка тартыла. Хокуклары бозылган хезмәткәрләр Дәүләт хезмәт инспекциясенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев