Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәмнәр имин узачак

Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында бәйрәм көннәрен һәм яңа ел каникулларын имин уздыру темасына басым ясалды. Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында да шул хакта сөйләделәр. Район башлыгы полиция һәм МЧС хезмәткәрләренә җәмәгать тәртибен саклау һәм гадәттән тыш хәлләргә юл куймау бурычын йөкләде. - Массакүләм Яңа ел...

Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында бәйрәм көннәрен һәм яңа ел каникулларын имин уздыру темасына басым ясалды.

Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында да шул хакта сөйләделәр. Район башлыгы полиция һәм МЧС хезмәткәрләренә җәмәгать тәртибен саклау һәм гадәттән тыш хәлләргә юл куймау бурычын йөкләде.
- Массакүләм Яңа ел чаралары үткәргәндә полиция бүлеге шәхси составының аерым кизү торуын тәэмин итәргә, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренең кешеләрне имин кабул итүе буенча алар белән тагын бер тапкыр профилактик эш үткәрергә, шулай ук ачык мәйданнарның иминлеген дә тәэмин итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Күпчелек кешеләр ял иткәндә, сезгә авыр хезмәт көннәре туры килә шул инде.
Һәр бүлекнең кизү тору графиклары, чаралар тәртибе төзелгән, бәйрәм үткәрү өчен җаваплы затлар билгеләнгән. Шул исәптән республикада янгынга каршы махсус режим кертелгән. Яңа ел каникуллары имин узарга тиеш.
Кайнар линия телефоннары
Террорчылык характерындагы куркыныч янау шиге туганда 8(843) 231-45-55 яки 8(843) 231-45-45 (ТР буенча Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте Идарәсе телефоннары буенча шалтыратуыгыз сорала.
Татарстан Республикасы хокук саклау һәм коткару хезмәтләренең ышаныч телефоннары:
МВД (Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы) - 8(843) 291-20-02; Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге: 02, 8(843) 442-72-06, 8(843) 442-79-74. ФСБ (Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте Идарәсе - 8(843) 231-45-55 яки 8(843) 231-45-45. МЧС (Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) - 8(843) 292-64-09, 122.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев