Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәмнең ямен җибәрмик

Россиядә бәйрәмнәр үткәргәндә популярлык яулаган һава фонарьларын торак пунктлар тирәсендә куллану тыела. Соңгы елларда алар, теләсә нинди бәйрәмнәрнең күрке буларак, һаваны яңгыратып, кешеләрдә шатлык хисләре тудыралар. Әмма бер мизгеллек шатлык зур бәла китерә ала-алар коры-сары, кипкән үләннәргә кабынып китеп, янгын чыгарырга мөмкин. -Һава фонарьларын җирлек һәм шәһәр территорияләрендә, шулай ук...

Россиядә бәйрәмнәр үткәргәндә популярлык яулаган һава фонарьларын торак пунктлар тирәсендә куллану тыела.


Соңгы елларда алар, теләсә нинди бәйрәмнәрнең күрке буларак, һаваны яңгыратып, кешеләрдә шатлык хисләре тудыралар. Әмма бер мизгеллек шатлык зур бәла китерә ала-алар коры-сары, кипкән үләннәргә кабынып китеп, янгын чыгарырга мөмкин.

-Һава фонарьларын җирлек һәм шәһәр территорияләрендә, шулай ук урман массивларына йөз метр кала ераклыкта җибәрү тыела,-дип сөйли район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Рөстәм Гафиятов. -Аларны җилле көндә һавага җибәрү бөтенләй тыела. Бигрәк тә кайбер фонарьларның сыйфаты куллануга туры килми, аның чималы да шик тудыра.

Әлеге фонарьларны һавага җибәрергә теләүчеләр өчен закон чикләнгән генә түгел, ә инде аларны штраф санкцияләре дә көтә. Физик затларга моның өчен 1000-1500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк, ә урындагы кешеләргә 6000 сумнан алып 15000 сумга кадәр һәм юридик затларга 150000 сумнан 200000 сумга кадәр штраф салу каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев