Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәмгә бүләк

Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек-2012" Спартакиадасы Казан шәһәренең "Олимп" стадионында үтте. Аксубай район үзәк хастаханәсе командасының Кама арьягы зонасындагы ярышларда көндәшләрен җиңеп, финалга юллама алулары турында без язып чыккан идек инде. Безнең медиклар финалга да нигезле хәзерләнделәр-спорткомплекста һәр көнне шөгыльләнеп кенә калмадылар, Аксубай районы гербы эмблемасы төшерелгән Россия әләме төсендәге...

Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек-2012" Спартакиадасы Казан шәһәренең "Олимп" стадионында үтте.


Аксубай район үзәк хастаханәсе командасының Кама арьягы зонасындагы ярышларда көндәшләрен җиңеп, финалга юллама алулары турында без язып чыккан идек инде.
Безнең медиклар финалга да нигезле хәзерләнделәр-спорткомплекста һәр көнне шөгыльләнеп кенә калмадылар, Аксубай районы гербы эмблемасы төшерелгән Россия әләме төсендәге 20 комплект спорт формасы тектерделәр. Шул рәвешле Татарстан мәркәзендә район данын лаеклы якладылар.
Төрле спорт төрләрендә 6 призлы урын: тенниста-беренче, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында волейбол ярышларында-ике өченче урынны, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасындагы эстафетада-беренче һәм өченче, йөзү буенча икенче урыннарны яуладылар. Ә гомумкоманда зачетында өченче урынга лаек булдылар.
Бу Медицина хезмәткәрләре көненә зур бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев