Бәйрәм көннәрендә
Дүшәмбе көнне проваславие христианнары Крещениене бәйрәм итәләр. Бу көнне чиркәүләрдә суны изгеләндерәләр, изгеләндерелгән су чыганакларында су коену хасталардан коткара, көч-куәт һәм исәнлек бирә дип санала. Изгеләндерелгән суда коенып күтәренке кәеф алырга теләүчеләр бары тик җиһазландырылган урыннарда гына су керергә мөмкин булуын истән чыгармасыннар иде. 18 гыйнвар көнне 8.00 сәгатьтә -...
Дүшәмбе көнне проваславие христианнары Крещениене бәйрәм итәләр.
Бу көнне чиркәүләрдә суны изгеләндерәләр, изгеләндерелгән су чыганакларында су коену хасталардан коткара, көч-куәт һәм исәнлек бирә дип санала. Изгеләндерелгән суда коенып күтәренке кәеф алырга теләүчеләр бары тик җиһазландырылган урыннарда гына су керергә мөмкин булуын истән чыгармасыннар иде. 18 гыйнвар көнне 8.00 сәгатьтә - Иске Мокшино, 21.00 сәгатьтә - Киса, Иске Үзи, 18нән 19 гыйнвар төнендә Сөнчәле, 19 гыйнвар көнне 7.00 сәгатьтә -Иске Тимошкино, 12.00 сәгатьтә Аксубай бистәсенең "Ташлы чокыр", 12.00 сәгатьтә Савгач, 13.00 сәгатьтә - Урмандеево, 13.00 сәгатьтә Кәкре күл су чыганаклары изгеләндерелә. Шуннан соң барлык теләүчеләр дә бәкедә су коена алачак.
Фото http://kati.com.ua/events/76-gde-v-kieve-mozhno-budet-iskupatsya-na-krecshenie/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев