Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм Ифтары

Районыбызда беренче тапкыр гомумрайон Ифтар ашы уздырылды, бирегә барлык авыллардан да имамнар чакырылган иде. Рамазан аенда мөселманнар өчен олы Ифтар ашын район башлыгы Камил Гилманов оештырды. Кояш баер алдыннан үзәк мәчеткә җирле мөселманнар һәм авыл имамнары җыелды. Алар пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламнең тормыш юлы, Рамазан ае һәм Ураза гаете турында вәгазь...

Районыбызда беренче тапкыр гомумрайон Ифтар ашы уздырылды, бирегә барлык авыллардан да имамнар чакырылган иде.


Рамазан аенда мөселманнар өчен олы Ифтар ашын район башлыгы Камил Гилманов оештырды. Кояш баер алдыннан үзәк мәчеткә җирле мөселманнар һәм авыл имамнары җыелды. Алар пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламнең тормыш юлы, Рамазан ае һәм Ураза гаете турында вәгазь тыңладылар. Авыз ачып, ахшам намазы укылганнан соң, 150 гә якын кеше "Шатлык" кафесына Ифтар мәҗлесенә юл алды. Район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров табын артында дога кылды һәм барлык мөселманнар исеменнән һәрдаим ярдәм итеп торганы өчен Камил Гилмановка рәхмәт әйтте, гаиләсенә иминлек, саулык-сәламәтлек теләде. Үз чиратында район башлыгы җыелган халыкны изге Рамазан ае белән тәбрик итте, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Шамил Ягудин да табын артында утыручы барлык мөселманнарга изге теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев