Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм гөрләп узды

Якшәмбе көнне районның төп мәйданында Май чабу бәйрәмен халык рәхәтләнеп күңел ачып озатты. Борынгыдан килгән гадәт буенча Май чабу бәйрәмен һәр көне аерым билгеләнешкә ия булган коймаклы атнадан соң озатканнар. Атна буена хатынның әнисенә, каенигәчләргә коймак ашарга йөргәннәр. Ә атнаның соңгы көнендә барысы да Май чабу бәйрәмен озату өчен районның...

Якшәмбе көнне районның төп мәйданында Май чабу бәйрәмен халык рәхәтләнеп күңел ачып озатты.

Борынгыдан килгән гадәт буенча Май чабу бәйрәмен һәр көне аерым билгеләнешкә ия булган коймаклы атнадан соң озатканнар. Атна буена хатынның әнисенә, каенигәчләргә коймак ашарга йөргәннәр. Ә атнаның соңгы көнендә барысы да Май чабу бәйрәмен озату өчен районның төп мәйданына җыелдылар.
-Май чабу бәйрәме кышның бетүен символлаштыра. Без кышны матур күрсәткечләр белән чыктык. Язны каршылап, яхшыга өметләнәбез - мул уңышка нигез салып, чәчү эшләрен үзвакытында төгәлләргә ниятлибез, агымдагы ел районның барлык тармакларында эшләүчеләр өчен дә уңышлы булсын иде, - дип сәхнәдән тәбрикләде район башлыгы Камил Гилманов.
Быел Май чабу бәйрәменә халык күп җыелды, алма төшәрлек тә урын юк иде. Ә мәдәният хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча, шатлык өләшеп, халыкның күңелләрен күрделәр.
Бәйрәмгә гаиләләре, бала-чагалары белән килүчеләр дә җитәрлек иде. Әйе, халык мондый йолаларны үз итә, көтеп ала. Капчыклар белән сугышу, киез итек аша сикерү, тау шуу, аркан тартышу кебек уеннарда олысы-кечесе катнашты.
Кардан өеп ясалган тау башында яз кояшы кебек балкыган - Май чабу бәйрәменең төп символы булган Карачкы урын алды. Аксубай халкы борынгы йоланы искә алып, авыру-хасталар, кайгы-хәсрәт карачкы белән бергә янып юкка чыксын өчен, аңа тасмалар бәйләделәр, уйнап-көлеп күңел ачтылар.
Менә шуның өчен Май чабу бәйрәме дә инде ул, чөнки алда православие динен тотучыларны күңел ачулардан тыйган Бөек пост көннәре башлана. Карачкыны озак вакыт яндырып җибәрә алмадылар, олыларның, балаларның бердәм булып кычкырган авазларыннан соң гына ялкын телләре салам карачкыны камап алды. Хуш, Май чабу бәйрәме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев