Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм файдалы үтте

Узган атнада Татарстан башкаласында чуаш газеталары мөхәррирләре һәм журналистлары җыйналды. Бу көнне республикада нәшер ителүче "Сувар" газетасының юбилее иде. Суварлылар нинди булса да ресторанда күңел ачу урынына, өйрәнү семинарлары, файдалы дискуссияләр оештырдылар. Безнең республикада чуаш телендә нәшер ителүче биш газета хезмәткәрләреннән тыш, монда күрше төбәкләрдән килгән каләм осталары да бар...

Узган атнада Татарстан башкаласында чуаш газеталары мөхәррирләре һәм журналистлары җыйналды.

Бу көнне республикада нәшер ителүче "Сувар" газетасының юбилее иде. Суварлылар нинди булса да ресторанда күңел ачу урынына, өйрәнү семинарлары, файдалы дискуссияләр оештырдылар. Безнең республикада чуаш телендә нәшер ителүче биш газета хезмәткәрләреннән тыш, монда күрше төбәкләрдән килгән каләм осталары да бар иде. Бәйрәмгә җыелучыларны "Татмедиа" ААҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева сәламләде. Ул "Татмедиа"ның эш структурасы турында сөйләде, коллегаларын юбилей белән тәбрикләде, журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Аннан соң медиаүзәк мөхәррирләре һәм журналистлары түгәрәк өстәл артында чуаш телендә нәшер ителгән басмаларның проблемаларын тикшерделәр, ә инде хезмәткәрләр өчен "Журналистикада чуаш теле" дип аталган семинар оештырдылар.

Филология фәннәре кандидаты, доцент Олег Студенцов һәм фәннәр кандидаты Людмила Васильева газеталарга җентекле күзәтү ясадылар. Алар стилистикага, синтаксис конструкцияләр үзенчәлекләренә тукталдылар. Чуаш журналистлары беренче тапкыр җыелдылар (1997 елдагы очрашуны исәпкә алмаганда), шуңа да бихисап сораулар җыелган иде. Методик китаплар, сүзлекләр җитешми. Чуаш вузы факультетының фән эшлеклеләре якын киләчәктә өйрәнү семинарлары оештырырга вәгъдә бирделәр.

"Сувар"-Н.В. Никольский премиясе лауреаты (2008 ел), Н.В. Никольский ордены иясе, Чуаш республикасының Милли фәннәр һәм сәнгать Академиясе иясе.
Юбиляр газетаның уңай моментлары билгеләп үтелде. Шуларның берсе-аның тиражының биш меңгә якын булуы сөенечле хәл.

-Зур булмаган состав белән сез зур эшләр башкарасыз,-дип әйттеләр Олег Студенцов һәм Людмила Васильева.
Аннан соң иң яхшы журналистларны бүләкләү башланды. Бәйрәм яшьләр үзәгендә зур концерт белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев