Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм белән, әнием!

Әниләр көне алдыннан редакциядә aksubayevo.ru сайтында оештырылган "Бәйрәм белән, әнием!" Фотобәйге җиңүчесен бүләкләделәр. Бүләкләр - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы Мактау грамотасын һәм иганәче - "Леди" кибете хуҗабикәсе шәхси эшмәкәр Л.В. Становованың 1000 сумлык бүләкләү сертификатын район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин Кирилл Яшмурзинга тапшырды, редакциягә ул әнисе Наталья белән килгән иде. Бәйгегә...

Әниләр көне алдыннан редакциядә aksubayevo.ru сайтында оештырылган "Бәйрәм белән, әнием!" Фотобәйге җиңүчесен бүләкләделәр.


Бүләкләр - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы Мактау грамотасын һәм иганәче - "Леди" кибете хуҗабикәсе шәхси эшмәкәр Л.В. Становованың 1000 сумлык бүләкләү сертификатын район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин Кирилл Яшмурзинга тапшырды, редакциягә ул әнисе Наталья белән килгән иде.

Бәйгегә җибәргән фоторәсем астына Кирилл болай дип язган: "Мин әниемне бик тә яратам, чөнки ул дөньяда иң яхшы әни. Әнием изге күңелле һәм гадел, назлы һәм җитди, кыю һәм мөлаем! Әлбәттә инде, иң матуры! Әнием сәләтле һәм актив кеше. Ул минем белән бергә мәктәптә үткәрелгән барлык чараларда катнаша, матур җырлый, гаиләбездә төрле чаралар уздыра. Ул аш-суга бик оста, хуш исле, телеңне йотарлык камыр ризыклары пешерә, спорт белән шөгыльләнә!

Сөйләшкәндә Кирилл әнисенә бүләкләр, үзе үстергән чәчәкләр бүләк итәргә яратуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев