Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм белән, хатын-кызлар!

Районның барлык хатын-кызларын күркәм яз бәйрәме белән котлыйм. Бу көнне без үзебезнең яраткан һәм кадерле әниләребезгә, тормыш юлдашларыбызга, апа-сеңелләргә, тормышыбызның чәчәге булган барлык гүзәл затларга күңел түреннән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәбез, чәчәк бәйләмнәре бүләк итәбез. Кадерле хатын-кызлар, уртак бурычларны хәл итүдә сез һәрвакыт ышанычлы терәк булдыгыз һәм шулай булып...

Районның барлык хатын-кызларын күркәм яз бәйрәме белән котлыйм.


Бу көнне без үзебезнең яраткан һәм кадерле әниләребезгә, тормыш юлдашларыбызга, апа-сеңелләргә, тормышыбызның чәчәге булган барлык гүзәл затларга күңел түреннән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәбез, чәчәк бәйләмнәре бүләк итәбез.
Кадерле хатын-кызлар, уртак бурычларны хәл итүдә сез һәрвакыт ышанычлы терәк булдыгыз һәм шулай булып каласыз да. Районның киләчәге сезнең актив тормыш позициясенә бәйле, сездән башка матур үзгәрешләргә ирешү мөмкин түгел.
Хатын-кызлар хезмәт куймаган бер генә авыл хуҗалыгы тармагы да юк. Ә сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль һәм финанс өлкәләрендә, сәүдә тармагында сез төп урынны билисез. Матди һәм рухый кыйммәтләрнең саллы өлеше сезнең катнашыгыз белән булдырыла, район үссен һәм ныгысын өчен дә зур эшләр башкарыла.
Без сезнең бөтен җирдә тәртип һәм уңайлылык булдыруда, балалар тәрбияләп үстерүдәге талантыгыз белән горурланабыз. Хөрмәтле ветераннар, сугышта катнашкан һәм тыл хезмәтчәннәренә, гомерләрен район тормышын үстерүгә, балалар һәм оныклар тәрбияләүгә багышлаган барлык өлкән буын хатын-кызларына аерым рәхмәт белдерәсе килә.
Кадерле хатын-кызлар! Хезмәт сөючән һәм ярдәмчел булганыгыз, дөньяны тагын да матуррак һәм гүзәлрәк итү сәләтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең тормышыгызда күңелсезлекләр булмасын иде. Яз кәефе, мәхәббәт һәм иминлек сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев