Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм белән, авыл хезмәтчәннәре!

Икмәк - табын күрке, ди халык. Гасырлар дәвамында крестьян хезмәте иң әһәмиятлесе, һәм шул ук вакытта иң авыры да булып саналган, - дип әйтте үзенең котлавында район башлыгы Камил Гилманов. - Кадерле аграр комплекс хезмәтчәннәре - игенчеләр, терлекчеләр - һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан...

Икмәк - табын күрке, ди халык. Гасырлар дәвамында крестьян хезмәте иң әһәмиятлесе, һәм шул ук вакытта иң авыры да булып саналган, - дип әйтте үзенең котлавында район башлыгы Камил Гилманов. - Кадерле аграр комплекс хезмәтчәннәре - игенчеләр, терлекчеләр - һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.


Хәзерге агросәнәгать комплексы нинди генә авыр шартларда булмасын, сез һәрвакыт хезмәт сөючәнлек һәм түземлек, үз эшегезгә тугърылык үрнәге булдыгыз. Сез җирдә эшлисез, икмәк һәм яшелчәләр үстерәсез, безнең табыннарны сөт, ит һәм башка продуктлар белән баетабыз. Намуслы хезмәтегез өчен сезгә һәм авыл хуҗалыгы ветераннарына зур рәхмәт! Киләсе елда сезгә һава шартлары уңышлы туры килсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, тормышыгызның уңай якка үзгәрүен һәм киләсе көнгә ышаныч телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев