Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле Ватанны саклаучылар! 23 февраль - чын ир-егетләр бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итегез. Бу көнне без беренче чиратта сугыш ветераннарын һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны хөрмәтлибез. Сез кулыгызга корал алып, Ватан өчен гомерегезне дә бирергә әзер булуыгызны күрсәттегез. Бу шулай ук төрле елларда, Россия гаскәрләренең күркәм йолаларын дәвам итеп, үз бурычларын...

Хөрмәтле Ватанны саклаучылар! 23 февраль - чын ир-егетләр бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итегез.

Бу көнне без беренче чиратта сугыш ветераннарын һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны хөрмәтлибез. Сез кулыгызга корал алып, Ватан өчен гомерегезне дә бирергә әзер булуыгызны күрсәттегез. Бу шулай ук төрле елларда, Россия гаскәрләренең күркәм йолаларын дәвам итеп, үз бурычларын намус белән үтәгән батыр ир-егетләр бәйрәме дә. Илгә куркыныч янаганда, ир-атларның, олы яшьтәге кешеләрнең, хәтта малайларның да кулларына корал алып дошманга каршы күтәрелүләре тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылган. Мондый мохтаҗлык бүтән беркайчан да булмасын иде. Ватанны саклаучыларга ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек, гаилә бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев