Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөтен көчне куеп

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасы игенчеләре язгы кыр эшләрен уңышлы гына тәмамлап киләләр. Агрофирма механизаторлары кырга чыкканның беренче көннәреннән үк югары темп алып, төп эшләрне төгәлләп киләләр. План буенча ваминлыларга быел 22000 гектардан артык мәйданга сабан культуралары чәчү бурычы йөкләнгән иде. Бүгенге көндә җайга салынган хезмәт бәрабәренә 15000 гектардан артык мәйдан чәчелгән инде....

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасы игенчеләре язгы кыр эшләрен уңышлы гына тәмамлап киләләр.


Агрофирма механизаторлары кырга чыкканның беренче көннәреннән үк югары темп алып, төп эшләрне төгәлләп киләләр. План буенча ваминлыларга быел 22000 гектардан артык мәйданга сабан культуралары чәчү бурычы йөкләнгән иде. Бүгенге көндә җайга салынган хезмәт бәрабәренә 15000 гектардан артык мәйдан чәчелгән инде.
«ВАМИН-Аксу» агрофирмасы генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин сүзләренә караганда, чәчү кампаниясенә җәлеп ителгән һәр хезмәткәрнең эшкә җаваплы каравы сәбәпле кырда эш уңышлы алып барыла. Кешеләр язгы кыр эшләренең мөһимлеген аңлап, вакыт белән исәпләшмичә, бәйрәм көннәрендә дә басуларда, орлык складларында тырышып эшлиләр.
Мисалга, механизаторлар Рафаэль Фатушев, Вячеслав Артемьев тырмалауда намуслы хезмәт куюлары белән аерылып тордылар.
Чәчү комплексларында агрофирма хезмәтчәннәре Алексей Молодкин, Андрей Филиппов, Альфред Мингалимов, Николай Васильев тырышып эшлиләр. Звено җитәкчеләре Рәфис Волков, Флорид Мингалимов, Сергей Крайнов, Альберт Абраров «Агромастер» агрегатларында сменалап эшлиләр. Агрофирма бүлекләрендә чәчү СЗП-3,6 агрегатларында алып барыла. Монда Рамил Гайфуллин, Виктор Архипов һ.б. алдынгылыкны тота.
Механизацияләү буенча гендиректор урынбасары Шәрифулла Гобәйдуллин агрофирма кырларындагы эш барышы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, язгы чәчү кампаниясен уңышлы үткәрү өчен барлык уңайлыклар булдырылган, барлык көчләр тупланган. Кырларда звенолар ике сменада эшлиләр, механизаторларны өч тапкыр тукландыру оештырылган, күчмә ремонт бригадалары эшли. Әзер орлык материалы бернинди тоткарлыкларсыз басу-кырларга озатыла. Әйтергә кирәк, рационализаторлык тәкъдиме белән орлык материалын төяү һәм бушату вакыты кыскартылган. Бу чәчү срогын кыскарту һәм, иң мөһиме, орлыкны механик зыян килүдән саклау мөмкинлеге бирә.
«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының машина-трактор паркларында чәчү эшләре белән беррәттән ремонтчылар сиптерү агрегатларын һәм азык хәзерләү техникасын хәзерләүгә дә керешкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ВАМИНАксу» агрофирмасы