Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөртек тә, камыр ризыклары да

Якшәмбе көнне Аксубайда ярминкә һәм районның кече һәм урта эшмәкәрләре җитештергән продукцияләрне тәкъдим иткән күргәзмә үтте. Мондый күләмле сәүдә итүне аксубайлыларның әлегә кадәр күргәне юк иде. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда иртәдән үк палаткалар, трейлерлар һәм зур йөк машиналары урын алды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм җитештерү предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, мәктәпләр...

Якшәмбе көнне Аксубайда ярминкә һәм районның кече һәм урта эшмәкәрләре җитештергән продукцияләрне тәкъдим иткән күргәзмә үтте.

Мондый күләмле сәүдә итүне аксубайлыларның әлегә кадәр күргәне юк иде. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда иртәдән үк палаткалар, трейлерлар һәм зур йөк машиналары урын алды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм җитештерү предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, мәктәпләр актив катнашты.

-Аксубай үз халкын барлык кирәкле товар белән тәэмин итә ала,- дип әйтте ярминкәдә катнашучыларны сәламлап район башлыгы Камил Гилманов. - Без иген игәбез һәм авыл хуҗалыгы продукциясен, агач, металл эшкәртәбез. Иң мөһиме, Аксубай продукциясе -сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле. Ярминкәгә бездә җитештерелгән барлык төр продукция тәкъдим ителде.

Чынлап та, мәйданда бөртектән алып, камыр ризыклары, бозаулар, ит, сөт һәм башкаларны сатып алырга мөмкин иде.

Бер сәгать эчендә "Аксу Агро", "Аксубай" АФ", "Сөт иле Аксу", "Актай", "Колос", "Сөлчә" агрофирмалары алып килгән бодай, арыш, арпа, фураж һәм башка продукция сатылып бетте. Без тапшырган сөтне эшкәртүче Түбән Кама "Просто молоко" комбинаты һәм "Аксубай" агрофирмасы сөт продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр. Алар йогырт, куертылган һәм кайнаткан сөт, кефир, катык, эремчек, корт, май саттылар. Эшмәкәрләр Валерий Сапеев һәм Зөлфия Гатина кош-корт саттылар һәм аларга заявкалар кабул иттеләр.

"Шатлык" ҖЧҖ икмәк-булка продукциясен тәкъдим итте. Сүз уңаенда, камыр ризыкларыннан палаткада ук авыз итәргә мөмкин иде.

"Производство предприятиесе" һәм яңа "Идарә итү компаниясе" фирмасы икмәк-булка, кондитер һәм макарон әйберләре белән сәүдә иттеләр. Соңгысы җитештерүнең өч юнәлеше белән мактана ала. Заманча икмәк пешерү цехыннан тыш, компаниянең катнаш азык җитештерү һәм төзелеш материаллары базасы бар. Күргәзмәдә предприятиенең барлык товарлары тәкъдим ителде.

"Сувар Аксу" тәкъдим иткән камыр ризыклары һәм Валерий Семеновның лимонад продукциясе зур сорау белән кулланылды. Шуны да әйтеп үтәсе килә, хәзер ул унике төрле эчемлек җитештерә, шулай да "Саврушка"ны күбрәк яраталар.

Аксубайлылар арзан бәядән бал, прополис, кәрәзле бал сатып алдылар. Әлеге продукцияне умартачылар Федор Васюткин, Олег Константинов, Марсель Раузетдинов һ. б. тәкъдим итте. Таһир Латыйпов сатуга көр үгезләр һәм бозаулар алып килгән. Эшмәкәрләр Маргарита Ефимова һәм Наил Нотфуллин ит продукциясе белән тәэмин иттеләр.

Районның гаилә фермалары да үз товарларын алып килгәннәр. Сәүдә рәтендә эшмәкәр Сәяр Аюпов сатып алучыларны ачык йөз белән каршы алды. Аксубайлылар бүлмәара һәм керү ишекләрен сайлый алдылар. Шунда ук "тәрәзә" эшмәкәре Алексей Федоров, төзелеш блокларына - Галиуллин, җиһазга бертуган Әгълямиевлар заказлар алдылар.

"Аксубай урман хуҗалыгы" ГБУ алып килгән мунча һәм йорт себеркеләрен халык күпләп сатып алды. Ул төрле киңлектәге такталар, арболит һәм керамзит блоклар да тәкъдим итте. Шулай ук яшь эшмәкәр Ринат Мингалимов та блоклар, бетон боҗралар, төрле формадагы һәм төстәге брусчатка тәкъдим итте. Евгений Казаков ярминкәгә агачтан эшләнгән товарлар, арболит блоклар алып килгән иде.

Сигез белем бирү оешмасы аксубайлыларга кәбестә, суган, кишер сатты. Бәрәңге дә тиз арада сатылып бетте.

Район үзәге халкы тулы сумкалар белән өйләренә таралды. Алар Аксубайда җитештерелгән продукцияне сатып алу һәм шунда ук кирәкле товарга заказ бирү мөмкинлеге тәкъдим иткән өчен эшкуарларга һәм оешмаларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев