Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Браконьерны кулга алдылар

Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлда чираттагы тикшерүләр үткәрү вакытында браконьер һәм легаль булмаган спиртлы эчемлек продукциясе алып баручы кешене кулга алдылар. Аксубай-Трудолюбово юлында туктатылган безнең илдә чыккан автомобиль багажнигында яңа гына ауланган кабан дуңгызы түше, ә салонда корал табыла. Җәнлек атуга рөхсәт кәгазе һәм коралга документлары булмаган Нурлат районы кешесе...

Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлда чираттагы тикшерүләр үткәрү вакытында браконьер һәм легаль булмаган спиртлы эчемлек продукциясе алып баручы кешене кулга алдылар.

Аксубай-Трудолюбово юлында туктатылган безнең илдә чыккан автомобиль багажнигында яңа гына ауланган кабан дуңгызы түше, ә салонда корал табыла. Җәнлек атуга рөхсәт кәгазе һәм коралга документлары булмаган Нурлат районы кешесе безнең районда ауга чыккан.
Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлында чит ил машинасы туктатыла, аның салонында составында спирт булган сыекча салынган бишәр литрлы 42 шешә табыла. Автомобиль хуҗасы сүзләренә караганда 210 литр сыекчаны ул шәхси ихтыяҗ өчен сатып алган. Сыекча экспертизага җибәрелгән.
Фото http:// http://www.168.ru/files/news/full/1358332050.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев