Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әбүнәчеләр актив булдылар

Районда Әбүнәче көне җанлы үтте. Аксубай үзәк почта бүлеге кассасында иртәдән үк халык күп булды. Бу көн газета-журналларга язылучылар өчен акчаны янга калдыру мөмкинлеге бирде, чөнки Әбүнәче көне Бөтенрәсәй газета-журналларга язылу ункөнлегенә туры килде, димәк бу көнне район газеталарына да ташламалы бәядән язылу мөмкин булды. Безнең газета укучылар бик теләп...

Районда Әбүнәче көне җанлы үтте.


Аксубай үзәк почта бүлеге кассасында иртәдән үк халык күп булды. Бу көн газета-журналларга язылучылар өчен акчаны янга калдыру мөмкинлеге бирде, чөнки Әбүнәче көне Бөтенрәсәй газета-журналларга язылу ункөнлегенә туры килде, димәк бу көнне район газеталарына да ташламалы бәядән язылу мөмкин булды. Безнең газета укучылар бик теләп сүзгә кушылып, район газетасына карата үз теләкләрен һәм тәкъдимнәрен белдереп, газетаның баш мөхәррире Айдар Моратшин белән көн кадагындагы мәсьәләләрне шунда ук хәл иттеләр.
-Мин үзем тумышым белән Азәрбәйҗаннан, әмма егерме җиде елдан бирле Аксубай районында яшим һәм бу төбәк минем туган төбәгемә әйләнде инде. Яңалыклар үзәгендә булу өчен район газетасын күп еллардан бирле алдырам,-дип үз фикерләре белән уртаклашты касса янында Людмила Сейдалиева.

Ә менә почта бүлегенә сугылган иң өлкән әбүнәчеләребезнең берсе-эчке эшләр органнары ветераны Әнәс Низамов:
-Без тормыш юлдашым белән газетадан башка яши алмыйбыз, район газетасын кырык дүрт ел алдырабыз, аны көтеп алып, бер юлын да калдырмыйча укыйбыз,- ди.
Бу көнне дистәләгән еллардан бирле безнең басмага тугры калган ветеран-педагоглар-Нина Ивановна Ишинкинаны һәм Галина Михайловна Сидорованы күрү күңелле булды. Алар газетада файдалы киңәшләргә күбрәк урын бирелүен телиләр. Сөйләшеп-аралашу чәй табыны артында дәвам итте. Район газетасы редакциясе почта элемтәсе белән берлектә Әбүнәче көнен бәйрәмгә әверелдерделәр- өстәл өстендә самовар кайнап утырды, теләүчеләр тәм-томнан авыз итеп, кайнар чәй эчтеләр. Ә икенче яртыеллыкта да безнең газета белән калырга теләүчеләргә истәлекле призлар тапшырылды.


Әбүнәче көне дәвам итә әле- Аксубай элемтә бүлекләре 18 сәгатькә кадәр эшли. Акчагызны янга калдырып, район газетасыннан приз алырга ашыгыгыз. 21 апрельгә кадәр Бөтенрәсәй газета-журналларга язылу ункөнлеге дәвам иткән көннәрдә район газетасына шулай ук ташламалы бәядән язылып була. Һәрвакыттагыча, хат ташучыны да сюрприз көтә-район газетасы редакциясе язылу нәтиҗәләре буенча иң-иңнәргә кыйммәтле бүләкләр тапшырачак. Өстәп шуны әйтәсе килә, район газеталарына өйдә-почтальонкалар аша да, барлык почта бүлекләрендә дә, шулай ук "Татарстан почтасы" киоскларында язылырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев