Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүләкләргә лаек булдылар

Кәкре Күл авыл мәдәният йортында истәлекле вакыйга булып узды. Монда олылар да, кечеләр дә җыелды. "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан" юбилей медальләре белән бүләкләнгән бәйрәм сәбәпчеләренең, һәрвакыттагыча, урыннары түрдән булды. Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев чын күңеленнән авылдашларын якынлашып килүче Җиңү көне белән...

Кәкре Күл авыл мәдәният йортында истәлекле вакыйга булып узды.

Монда олылар да, кечеләр дә җыелды. "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан" юбилей медальләре белән бүләкләнгән бәйрәм сәбәпчеләренең, һәрвакыттагыча, урыннары түрдән булды.
Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев чын күңеленнән авылдашларын якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикләде.
- Сез үткән коточкыч вакыйгаларның тере шаһитлары, - дип ветераннарга мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов. - Әтиләрегез, ирләрегез һәм абый-энеләрегез сугыш кырында булганда, сез аларга ярдәм итү максатыннан тылда хезмәт куйгансыз. Авыр булса да, түзгәнсез, шуның өчен хәзерге буын сезгә бик рәхмәтле.
- Сезнең авыл тарихы бик үзенчәлекле, - дип билгеләп үтте район хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов. - Бу Советлар Союзы герое Григорий Романовның туган авылы. Монда илнең чын патриотлары туып-үскән. Сезнең алда без баш иябез, ветераннар!
Авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрдән бары бер ветеран Анатолий Васильевич Матросов кына бүгенге көндә исән-имин гомер кичерә. Район вәкилләре көчле алкышлар астында залга күтәрелгән Анатолий Васильевичка юбилей медале тапшырдылар. Ул әлеге бүләккә үз гомерен куркыныч астына куеп, фашистларга каршы көрәшкәне өчен лаек булды. Авылның унбер өлкән кешесенә тыл хезмәтчәне медале тапшырылды. Өлкән буын вәкилләре үз тарафына күп кенә изге теләкләр һәм тәбрикләүләр ишеттеләр. Кәкре Күл авылы укучылары аларга чәчәкләр һәм кулдан эшләнгән бүләкләр тапшырдылар һәм концерт программасы белән олы шатлык өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев