Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүләк итәләр

Якшәмбе көнне энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Һәрвакыттагыча, хәтта бәйрәмнәрдә дә, кизү тору бригадасы эш урынында була. Алар аксубайлыларның өйләрендә ут сүнмәсен, электр җиһазлары эшләсен, ут кына түгел, ә инде җылылык та булсын өчен тырышалар. Ә инде район энергетикасы тарихы турында сөйләсәң, узган гасырның алтмышынчы елларын искә алырга кирәк....

Якшәмбе көнне энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.


Һәрвакыттагыча, хәтта бәйрәмнәрдә дә, кизү тору бригадасы эш урынында була. Алар аксубайлыларның өйләрендә ут сүнмәсен, электр җиһазлары эшләсен, ут кына түгел, ә инде җылылык та булсын өчен тырышалар.
Ә инде район энергетикасы тарихы турында сөйләсәң, узган гасырның алтмышынчы елларын искә алырга кирәк. Нәкъ менә шушы елда "Аксубай" подстанциясе, "Аксубай-Каргалы" югары вольтлы линияләре, шул ук вакытта МЮД торак пунктында, Карл Маркс исемендәге колхозда һәм Аксубайда подстанцияләр төзелә башлый. Әлбәттә инде, 53 ел дәвамында район энергетикасы үсеше кискен үзгәрде. Әгәр энергетика тармагына нигез салуның беренче елларында электр линияләре дистәләгән километрлар белән генә үлчәнсә, хәзер исә Аксубай энергетиклары 575 километр югары вольтлы, 592 километр түбән вольтлы линияләргә һәм 350 подстанциягә хезмәт күрсәтәләр. Бу эшләрнең барысын да 55 кеше-белгечләр, инженерлар, монтерлар, һәр көнлек дүрт һәм бер кизү тору бригадасы башкара.
-Быел 14,5 километр ераклыкта яңа түбән вольтлы электр линиясе төзелде, иске тимер чыбыклар алмаштырылды, яңа 7 подстанция, 1,5 километрда югары вольтлы электр линиясе төзелде, Иске Кыязлыда 1,5 километр электр линиясе үзгәртеп корылды, район торак пунктларында 12 подстанция файдалануга тапшырылды, шул исәптән берсе - Аксубайда, Иляшкинода, Яңа Кыязлыда, Иске Тимошкинода, Федоровкада, Алексеевкада, - дип сөйли районның баш энергетигы-Аксубай электр челтәрләре начальнигы Марат Сруртдинов. -Ә инде перспективага килгәндә, ел дәвамында инженерлар составы Чуаш Енорускиносында подстанцияне алмаштыру белән бергә 7 километрга якын яңа электр тапшыру линиясен төзү проекты өстендә эшләде-2014 елда бу план тормышка ашырылачак.
Аксубай энергетиклары Казанда үткән Универсиада эшенә дә үзләреннән өлеш керттеләр. Баш инженер Николай Телешев, монтерлар Роман Капитонов, Алексей Сандимиров һәм Игорь Пименов электр системаларының ышанычлы эшен тәэмин иттеләр: Николай Көрәш Сараенда эшләсә, калганнары электр челтәрләренең төзелешен тикшереп тордылар. Энергетиклар коллективы дус, тату, бердәм. Марат Сруртдинов сүзләренә караганда, соңгы вакытта, яшьләр дә күпләп килә башлаган. Тәҗрибәләре аз булуга карамастан, Антон Убейкин, Александр Савельев, Роман Капитонов үзләрен күрсәтеп өлгерделәр инде. Монда ветераннарны ихтирам белән искә алалар, озакламый 33 ел стажы булган диспетчер Виктор Крайновны лаеклы ялга озатырга әзерләнәләр. Ә иң лаеклыларны бүләкләр көтә. Аксубай электр челтәрендә бәйрәм көнне Татарстанның Энергетика министрлыгы Грамотасы белән инженер Николай Ильин, «Челтәрләр компаниясе» ААҖ Грамотасы белән-инженер Сергей Башатов, Чистай электр челтәрләре предприятиесе исеменнән Мактау Грамотасы белән - монтерлар Виталий Капитонов, инженер Юлия Абросимова, район башлыгы Мактау грамотасы белән-Артем Николаев һәм Мәүлет Хөсәенов бүләкләнде. Лаеклы хезмәткәрләрне төп предприятиенең Мактау тактасына тәткъдим итү энергетиклар өчен иң зур бүләкләрнең берсе-быел исә моңа предприятиедән Олег Трубкин кандидатурасы тәкъдим ителде. Марат Сруртдинов сүзләренә караганда, коллективта хезмәт куючы һәр кеше үз һөнәренең чын остасы, аларның барысы да мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев