Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәлага юл куймас өчен

Су коену сезоны башлану белән республика сулыкларында фаҗигалар булырга өлгерде инде. Ничек кенә аяныч булмасын, мондый хәл безнең районны да урап үтмәде-июнь аенда өч кеше суга батып үлде. Шуңа бәйле Аксубай ОМВД хезмәткәрләре бүген, үзләренең төп эшләреннән тыш, сулыклардагы торышны да күз уңында тоталар. Буа һәм елга буйларында ял итүче...

Су коену сезоны башлану белән республика сулыкларында фаҗигалар булырга өлгерде инде.


Ничек кенә аяныч булмасын, мондый хәл безнең районны да урап үтмәде-июнь аенда өч кеше суга батып үлде. Шуңа бәйле Аксубай ОМВД хезмәткәрләре бүген, үзләренең төп эшләреннән тыш, сулыклардагы торышны да күз уңында тоталар. Буа һәм елга буйларында ял итүче компанияләр, олылардан башка су коенучы балалар-игътибар үзәгендә. Шуңа бәйле, полиция начальнигы урынбасары Владимир Семенов хәбәр иткәнчә, участковыйлар һәм ПДН инспекторлары су коенганда балаларны күзәтү буенча район халкы белән аңлату эшләре алып баралар һәм шулай ук елга буенда спиртлы эчемлекләр кулланып ял итүчеләрне административ җаваплылыкка тарталар. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, өлкәннәр күзәтүеннән тыш су коенучы балаларның ата-ана бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәүчеләр буларак, ата-аналарын җәза көтә, чөнки балалар өчен беренче булып аларның әти-әниләре җаваплы. Административ җәза мондый ата-аналар өчен сабак булыр һәм алар балаларының буш вакытларын кайда һәм ничек үткәрүе турында уйлый башлар, шул рәвешле бәлага юл куелмас дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев