Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәла булмасын өчен

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм телевидение буенча да түбәдән кар, боз сөңгеләре төшү сәбәпле имгәнү алулар турында еш сөйләнә. Мондый хәл теләсә кайда һәм теләсә кем белән килеп чыгарга мөмкин. Кышның соңгы ае җылы булуы белән аерылып тора. Әлеге фактлар түбәләрдә эре боз сөңгеләре барлыкка килүне күзаллый. Йортлар, социаль объектлар ишегалдыннан...

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм телевидение буенча да түбәдән кар, боз сөңгеләре төшү сәбәпле имгәнү алулар турында еш сөйләнә.


Мондый хәл теләсә кайда һәм теләсә кем белән килеп чыгарга мөмкин. Кышның соңгы ае җылы булуы белән аерылып тора. Әлеге фактлар түбәләрдә эре боз сөңгеләре барлыкка килүне күзаллый. Йортлар, социаль объектлар ишегалдыннан кергәндә түбәдән асылынып торган очлы боз сөңгеләренә күзегез төшми калмыйдыр. Мондый боз сөңгесенең кеше башына килеп төшүен күз алдына китерүе дә авыр.
Район үзәгенең торак милекчелеге ширкәтләренә, Идарә компанияләренә һәм шулай ук социаль, көнкүреш билгеләнешендәге объект хуҗаларына түбәләрне кардан һәм боздан вакытында чистартырга кирәк. Кешеләрне имгәнүләрдән бары тик шулай гына саклап калып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев