Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бизнес-десант

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарлар һәм эшмәкәр булырга теләүчеләр өчен оештырган өйрәтү семинары нәтиҗәле әңгәмәгә әверелде. Белгечләр республикада кече һәм урта бизнесны яклау алымнарын һәм аның инфраструктурасын, шулай ук "Эшмәкәрлек фабрикасы", "Базарга керә алу" порталын тәкъдир иттеләр. Алар маркетинг, ташламалы кредитлар һәм аз суммадагы займнарга кагылышлы серләр турында сөйләделәр. Семинарда...

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарлар һәм эшмәкәр булырга теләүчеләр өчен оештырган өйрәтү семинары нәтиҗәле әңгәмәгә әверелде.


Белгечләр республикада кече һәм урта бизнесны яклау алымнарын һәм аның инфраструктурасын, шулай ук "Эшмәкәрлек фабрикасы", "Базарга керә алу" порталын тәкъдир иттеләр. Алар маркетинг, ташламалы кредитлар һәм аз суммадагы займнарга кагылышлы серләр турында сөйләделәр. Семинарда катнашучыларга безнең республика өчен актуаль булган бушлай кырык бизнес-идея тәкъдим иттеләр. Шулай ук очрашуны оештыручылар безнең як идеяләре мониторингы өчен анкеталар кабул иттеләр.

Әлеге идеяләр документларның әзер тупланмаларына салынган, алар ярдәмендә кыска вакыт эчендә бизнесны яңа юнәлеш буенча җибәрү мөмкин. Бизнес-тупланма ярдәме белән эшләүче эшкмәкәр һәм эшен яңа гына башлаган эшкуар да файдалана ала. Бизнес-тренер бизнес проблемасын хәл итү өчен 12 алым тәкъдим итте. Әлеге алымнар документлар тутыруда, кулланучы, оптималь технологияләр эзләүдә ярдәм итәчәк.

Тәҗрибәле эшкуарлар семинарны файдалы дип таптылар.
-Залны күптәннән инде үзгәртеп корырга теләгән идек, - дип уртаклашты фикерләре белән кафе хуҗасы. - Монда мин бу хыялны ничек тормышка ашыру юлларын таптым. Яңа елга кадәр өлгерермен дә әле бәлки.

-Безнең проблемалар кануннарны белмәүдән, - дип әйтте семинар соңында тагын бер эшмәкәр. - Кайчакта без белешмә алу өчен шактый күләмдә акча түлибез, ә бүгенге проектларда барлык нечкәлекләр дә бар. Һәр эшмәкәргә мәгълүм булганча, дәүләттән субсидия алырга заявка биргәч, бизнес-план өчен зур акча түләргә кирәк. Ә менә бу проект аларны бушлай тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев