Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәхеттә узган гомер

Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Жарков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иртәдән үк Жарковлар өендә бәйрәмчә мохит хөкем сөрде. Кызлары Галина һәм Татьяна кунаклар көтеп, аш бүлмәсендә бөтерелделәр. Йорт хуҗасы үзе дә кунаклар белән очрашуны дулкынланып көтте. Беренче кунаклар арасында - рәсми затлар, элеккеге коллегалары. Николай Ивановичны юбилее белән район...

Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Жарков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Иртәдән үк Жарковлар өендә бәйрәмчә мохит хөкем сөрде. Кызлары Галина һәм Татьяна кунаклар көтеп, аш бүлмәсендә бөтерелделәр. Йорт хуҗасы үзе дә кунаклар белән очрашуны дулкынланып көтте.

Беренче кунаклар арасында - рәсми затлар, элеккеге коллегалары.

Николай Ивановичны юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров кайнар котлады. Ул Россия Президенты Путинның өлкән буын кешеләренә юллаган Рәхмәт хатын укыды һәм бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырды.

Тантана гаеплесен 90 яшьлек юбилее белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин ихластан котлады. Өенә элккеге хезмәттәшләренең килеп керүе Николай Иванович өчен шатлыклы сюрприз булды. Тармак ветеранын Саклык банкының Аксубай бүлеге җитәкчесе Илшат Моратшин, оешма хезмәткәрләре тәбрик иттеләр һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Николай Иванович районда банкир һөнәренең иң өлкән вәкиле. Саклык банкы коллективы өчен ул һәрвакытта да эшкә намус белән карау, һөнәри бурычка тугрылык үрнәге булып торды. Өстәл артында сугыш, сугыштан соңгы елларны, Аксубайның ничек төзелүе, озак еллар дәвамында эшләгән кешеләр турында сүз барды.

Николай Иванович тормыш иптәше Маргарита Николаевна белән иңгә-иң куеп 66 ел яшиләр. Аларның бәхетләре озак елларга сузылган. Савгач кызы Маргарита белән элеккеге фронтовик Аксубайда комсомол шимбә өмәсендә таныша. Тиздән алар өйләнешәләр, бер-бер артлы кызлары туа. Сугыш батыры гомере буена намуслы хезмәт куя - Дәүләт банкы бүлеге управляющие урынбасары, Аксубай машина-хисаплау станциясе ( ЦСУ) җитәкчесе, Саклык банкы мөдире була. Бүген Николай Иванович һәм Маргарита Николаевна кызлары Галина белән Татьяна, оныклары һәм оныкчыклары кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яшиләр. Кызлары янәшәдә генә, шуңа да әти-әниләре һәрвакытта да күз алдында.

-Без үзебез дә күптәннән пенсиядә инде. Әти-әниебезнең исән-сау булуына шатланып туя алмыйбыз! - дип сөйлиләр алар. - Үзеңнең оныкларың булганда әти-әниеңнең дә исән булуы зур бәхет. Алар якын кешеләренең сау-сәламәт булып, озын гомер кичерүләрен телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев