Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәхетле балачак өчен

Якшәмбе көнне Халыкара балалар ышаныч телефоны көне үтте. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мәгариф бүлеге белән берлектә бер көн алдан мәктәп укучылары белән "Бәхетле булып үсәм!" акциясе уздырды. Бүлек хезмәткәрләре балаларга, нәрсә ул, ышаныч телефоны, ул нәрсә өчен кирәк, мөстәкыйль хәл итеп булмаган катлаулы ситуацияләрдә психологик ярдәмнең...

Якшәмбе көнне Халыкара балалар ышаныч телефоны көне үтте.



Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мәгариф бүлеге белән берлектә бер көн алдан мәктәп укучылары белән "Бәхетле булып үсәм!" акциясе уздырды. Бүлек хезмәткәрләре балаларга, нәрсә ул, ышаныч телефоны, ул нәрсә өчен кирәк, мөстәкыйль хәл итеп булмаган катлаулы ситуацияләрдә психологик ярдәмнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләделәр. Чөнки ярдәм сорап профессиональ белгечкә мөрәҗәгать итүнең бернинди ояты юк (мисалга, юристка яки дизайнерга мөрәҗәгать итәбез бит). Акция мәктәп укучыларының авыр тормыш хәленә юлыкканда Балалар ышаныч телефоны хезмәтенә ярдәм сорап шалтыратуларына нигезләнде. Балалар ышаныч телефоны: 8-800-2000-122.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев