Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүген – Балаларны яклау көне

Бүген без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Белемсез, балаларга карата ихтирам күрсәтми һәм аларның хокукларын якламый торып цивилизацияле җәмгыять һәм аның киләчәге булмаячак. Бәхетсез балачак нәселдән килә һәм киресенчә, бәхетле балачак кичергән балалар яхшы ата-аналар булып, үз балаларын яхшылык, изгелек, шәфкатьлелек орлыклары салып тәрбиялиләр, диләр белгечләр. Менә шуңа күрә...

Бүген без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.


Белемсез, балаларга карата ихтирам күрсәтми һәм аларның хокукларын якламый торып цивилизацияле җәмгыять һәм аның киләчәге булмаячак. Бәхетсез балачак нәселдән килә һәм киресенчә, бәхетле балачак кичергән балалар яхшы ата-аналар булып, үз балаларын яхшылык, изгелек, шәфкатьлелек орлыклары салып тәрбиялиләр, диләр белгечләр. Менә шуңа күрә бүген нәни гражданинны үзенең шәхси язмышы, ватан язмышы өчен җаваплы шәхес итеп тәрбияләү мөһим бурыч булып тора.
Хөрмәтле өлкәннәр! Безнең яраткан нәниләребез! Әйдәгез озакка сузылган бәхетле җәйге каникул көннәренең балаларны яклау көненнән башлануын искә төшерик әле. 1 июнь календарьда тамга булып кына калмасын, безне сабыйларның даими игътибар һәм кайгырту таләп итүе турында уйланырга мәҗбүр итсен иде. Җир йөзендәге бөтен яхшылыкны балаларга бирик. Бу безнең оныкларыбызга изгелек җимешләре булып кире әйләнеп кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев