Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безнең әйберләр немецларга да ошаган

Савгач урта мәктәбенең технология укытучысы Надежда Максимова алып барган «Яшь сәләтләр" һәм "Оста куллар" түгәрәкләренә укучылар яратып йөриләр. Монда укучылар нәрсә генә эшләмиләр! Бәйлиләр, тегәләр, өйне бизәү әйберләре ясыйлар. Ике ел рәттән Савгач урта мәктәбе халыкара бәйгедә катнашып икенче дәрәҗә дипломга ия булды. Күптән түгел Надежда Федоровна тормышында кызыклы вакыйга...

Савгач урта мәктәбенең технология укытучысы Надежда Максимова алып барган «Яшь сәләтләр" һәм "Оста куллар" түгәрәкләренә укучылар яратып йөриләр.


Монда укучылар нәрсә генә эшләмиләр! Бәйлиләр, тегәләр, өйне бизәү әйберләре ясыйлар.
Ике ел рәттән Савгач урта мәктәбе халыкара бәйгедә катнашып икенче дәрәҗә дипломга ия булды. Күптән түгел Надежда Федоровна тормышында кызыклы вакыйга булды-ул халыкара бәйгене оештыручылардан чакыру алган һәм сеңелесе Екатерина белән Германиянең борынгы шәһәре Мюнстерда булып кайтты.
-Әлеге барудан мин күңелле тәэсирләр генә алып кайттым, - дип әйтте ул. -Безне бик яхшы каршы алдылар. Борынгы немец шәһәре тарихы белән якыннан таныштык. Мин рус балалары һәм укытучылары белән мастер-класс үткәрдем. Аларның кулланма сәнгатькә карата мөнәсәбәте дә минем өчен кызыклы булды. Немец укучылары каникулда булса да, алар бәйге җиңүчеләре белән очрашуга махсус килделәр. Мин шулай ук, Россия мөнәсәбәтен тәкъдим итеп, "Түгәрәк өстәл" эшендә катнаштым.
-Бүләкләү ничек үтте соң?
-Минем өчен бүләкләү тантанасы дулкынлану хисе белән үтте. Миңа Рәхмәт хаты, лауреат таныклыгы тапшырдылар. Гомумән, немецлар кулдан эшләнгән әйберләрне хөрмәт итәләр. Хәтта кечкенә генә әйбер дә зур бәягә сатыла. Бездән тәкъдим ителгән "Саламнан ясалган уенчык", "Иске китап" бәйге проектлары жюри тарафыннан югары бәяләнде. Мәктәп директоры Николай Егоровка сәяхәтне оештырганы өчен олы рәхмәтемне белдерәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев