Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безне нәрсә көтә?

Ун көн каникул-тулы кыйммәтле ял итү өчен җитәрлек вакыт. Район Мәдәният йорты Яңа ел чараларында катнашырга чакыра. 31 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Аксубайның үзәк мәйданында күңел ачу чарасы башлана; 2012 елның 1 гыйнварында район Мәдәният йортында 01.00 сәгатьтән 03.00 сәгатькә кадәр бәйрәм дискотекасы була. Район үзәк китапханәсе дә үзенең китап укучылары...

Ун көн каникул-тулы кыйммәтле ял итү өчен җитәрлек вакыт. Район Мәдәният йорты Яңа ел чараларында катнашырга чакыра.


31 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Аксубайның үзәк мәйданында күңел ачу чарасы башлана; 2012 елның 1 гыйнварында район Мәдәният йортында 01.00 сәгатьтән 03.00 сәгатькә кадәр бәйрәм дискотекасы була.
Район үзәк китапханәсе дә үзенең китап укучылары турында алдан ук кайгырткан, 2 сеннән 10 нчы гыйнварга кадәр китап укучыларны кире теркәү үтә, алар өчен 25 призлы урын каралган. Беренче китап укучыга аерым приз тапшырылачак.
2-3-4 гыйнвар көннәрендә Балалар китапханәсендә яңа әдәбият белән танышу күргәзмәсе оештырыла; 4 гыйнварда -«Могҗизалар кыры»; 5 гыйнварда-«Морозко» курчак театры; 8 гыйнварда- «Кыш бабай-шоу» (гаилә конкурслары, уеннар); 10 гыйнварда-өлкәннәр өчен «Раштуа йолалары. Гасырлар түренә күз салыйк» (Раштуаны бәйрәм итүнең кайчан башлануы турындагы материал) слайд-фильмы тәкъдим ителә.
Раштуа атнасы да район үзәге һәм районда яшәүче православие динен тотучылар өчен күп төрле мавыктыргыч чаралар вәгъдә итә. 9 гыйнварында сәгать 8.45 тә Аксубай чиркәвендә бәйрәм литургиясе башлана. Әлеге тантанада күрше Нурлат, Чистай, Яңа Чишмә һ.б. районнардан руханилар катнашачак.
Сәгать 12.00 дә район Мәдәният йортында традицион Раштуа бәйрәме була. Концерт программасына Аксубай һәм Чистай чиркәүләре хоры, балалар сәнгать мәктәбе чыгышлары кертелгән, шулай ук районның үзешчән артистлары да тамашачылар күңелен күтәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев